Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы ЗАГС бүлеге башлыгы 2023 елда эш нәтиҗәләре турында сөйләде

18 декабрьдә ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде

Ничә парның никахын теркәдегез, ничә пар аерылышты, питрәчлеләргә нинди исемнәр ошый, ни өчен ир-атлар ЗАГСта эшләми? Питрәч районы ЗАГС бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева шул хакта сөйләде.

– Безнең районда яңа туган балалар саны артамы?

– Безнең районда быел да туучылар саны югары. Статистика органнары мәгълүматлары буенча, агымдагы елның ун аенда 662 бала туган, узган елның шул ук чорында 618 бала туган булган. Хәзер күпчелек ата-аналар туу турында таныклыкны бала тудыру йортында ук рәсмиләштерәләр. Без 139 баланы теркәдек, узган ел бу вакытта 89 иде.

Узган ел республиканың 45 муниципаль берәмлегенең өчесендә генә халыкның табигый үсеше теркәлгән. Бу – Казанда, Питрәч районында һәм Яр Чаллыда. Быел да бездә туучылар саны үлүчеләрдән күбрәк.

– Сезгә туу турындагы таныклыкка гадәти булмаган исемнәр язырга туры килдеме?

– Соңгы вакытта гадәти булмаган исемнәр булмады, истә калган бик яңгырашлы исемнәрне генә әйтә алам: Теона, Аврора, Оливия, Кемера. Ә иң популярлары – Әминә, Әмир, Богдан.

– Быел ничә пар никахларын законлы рәвештә теркәде? Ничә пар аерылышты?

– 2022 һәм 2023 елларны чагыштырсаң, ун ай эчендә никахлар саны бертигез дияргә була. 2023 елда 369 пар өйләнешкән, 2022 елда 368. Быел безнең ЗАГСта 145 пар үз никахларын теркәде. Быелгы иң яшь кияүгә 20 яшь, ә иң яшь кәләшкә 19 яшь иде. Иң өлкән парда кияүгә 64 яшь, ә кәләшкә 60 яшь.

Аерылышуларга килгәндә, быел, кызганыч, алар ешрак булды. 2022 елда 172 пар аерылышкан, ә быел 232 гаилә таркалды.

– Быел нинди вакыйгалар күбрәк истә калды?

– Быел без берничә кызыклы теркәү үткәрдек. Алар милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды. Безнең бер пар татар милли стилендә язылышты, икенче тантана рус халык традицияләре белән үтте.

– Ни өчен ир-атлар ЗАГСта эшләми? Миңа беркайчан да ир-ат теркәүчеләрне очратырга туры килмәде.

– Закон моны тыймый. Тантаналы чаралардан тыш, ЗАГСта кәгазь эше дә бик күп, бәлки шуңа күрә ир-атларны мондый эш җәлеп итмидер. Әмма мин Казанда һәм Чаллыда ЗАГСларда ир-атлар эшләвен беләм.

– Никахлашу тантанасы өчен үз текстыңны тәкъдим итәргә мөмкинме?

– Кияү белән кәләшнең тәкъдимнәре, махсус әйтер сүзләре булса, аларны да игътибарсыз калдырмыйбыз, рөхсәт итәбез.

– Күптән түгел интернетта бер ата-ананың улларына сериалдан кимсетүле сүзне исем итеп кую турында хәбәр таралды. ЗАГСта балага теләсә-нинди исем бирергә рөхсәт итәләрме?

– Кайвакыт, яшь атааналарның фантазиясе бик көчле. Ата-аналар еш кына балаларына сирәк очрый торган типик булмаган исемнәр бирергә тырышалар. Бездә мондый гадәти булмаган очраклар булмады. Әлбәттә, чикләүләр бар. Балага цифрлардан, хәреф-цифр билгеләреннән, саннардан, символлардан һәм хәрефләр булмаган билгеләрдән торган, дефис билгесеннән тыш, яки аларның теләсә нинди комбинациясеннән тыш, яки сүгенү сүзләре, ранглар, вазифалар, титуллар күрсәтелгән сүзләрдән торган исем кушу тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса