Питрәч районы зиратларында өмәләр узачак
Сентябрь-октябрь айларында мөселман зиратларында атна саен җыештыру эшләре башланачак
Өмәләр ял көннәренә туры китереп төрле авыл җирлекләрендә чират буенча оештырыла. Әлеге чарада теләгән һәркем катнаша ала. Җыештыру эшләре Питрәч районы мөхтәсибәте ярдәме белән, «Ата-бабалар рухын хөрмәтләп» акциясе кысаларында уза.
Бу җәйне шулай ук христианнар зиратында да зур эшләр башкарылды. Район башлыгы Илһам Кашапов һәр атна саен диярлек каберлекләрдә булачак өмә турында хәбәр бирде, шулай кешеләрне җәлеп итте.
– Сезнең барыгызга да бик зур рәхмәт! Район тормышына зур өлеш керттегез, - дип җыештыру эшләреннән соң мөрәҗәгать итте җитәкче битараф булмаганнарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia