Питрәч районына бөтен төбәктән умартачылар җыелды
Пимәрдә Мансур Фәйзуллин умарталыгында региональ семинар-уку узды, анда Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләреннән, Үзбәкстаннан һәм Татарстаннан 50дән артык умартачы катнашты.
Чарада умартачыларны умарта кортларын ясалма инструменталь орлыкландыру ысулына өйрәттеләр. Укуны авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Валентин Шилов җитәкчелегендә Татарстанның агробизнес буенча кадрларны яңадан әзерләү институты вәкилләре алып барды. Семинар 3 көн дәвамында узды. Казанда теория өлешен, ә Питрәч районында практика өлешен оештырдылар.
Константин Усанов күрше Биектау районыннан килгән.
Мин үзебезнең Бөреле авылында 5 ел умартачылык белән шөгыльләнәм. Минем 80 умартам бар. Шуңа күрә мин яңа белемнәр, өлкән коллегаларымнан тәҗрибә алуыма шат кына, шуның өчен дә мондый семинарларга йөрим, – дип сөйләде Константин.
Икенче кунак Рөстәм Әскәров семинарга Үзбәкстанның Наманган өлкәсеннән килгән.
Мин умартачылар династиясеннән, ата-бабаларым бу эш белән шөгыльләнә иде, мин дә кечкенәдән бал кортлары үрчетергә алардан өйрәндем, - диде Рөстәм. – Минем умарталыкта әлегә 32 умарта бар, күбесе карника һәм карпатка токымлылар. Нигездә, безнең умарта кортлары мамык балы җыя. Әлегә Россиядәге коллегаларыбыздан калышабыз. Һәр умартадан уртача 80 килограмм бал алсалар, мин – 30. Россиядә мин өченче тапкыр, моңа кадәр Иваново, Курск һәм Рязань өлкәләрендәге семинарларда булган идем. Бу юлы семинар бик файдалы булды. Мин күп нәрсәгә өйрәндем, ә иң мөһиме – үзем белән берничә умарта корты алып кайтачакмын, – дип нәтиҗә ясады ул.
Семинарда катнашкан һәр кеше тәҗрибәле белгечләр күзәтүе астында умарта кортларына ясалма инструменталь орлыкландыру үткәреп карады. Кыенлыклар килеп туса, коллегалар бер-берсенә ярдәмгә килде. Мансур Фәйзуллинның умарталыгында мондый зур семинар беренче тапкыр узды, моңа кадәр берничә республика һәм район чарасы булган иде инде.
Мин әллә ни әзерләнмәдем дә, чөнки монда һәрвакыт тәртип һәм чиста, – дип ышандыра умарталык хуҗасы. Җайланмалар һәрвакыт эшкә әзер, чөнки мин көн саен яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Нигездә, май һәм җәй айларында умарталарны карауны һәм ясалма орлыкландыруны гамәлгә ашырам. Һәр сезонда 2 меңнән артык умартакорты сатам. Алар артыннан безнең республикадан гына түгел, күрше төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән, мәсәлән, Сириядән дә клиентлар килә. Әлбәттә, эш күп вакыт таләп итә, бал кортларын сайлау иң катлаулы эш. Безнең салкын кышларга түзә алырлык умарта кортларын чыгару өчен ул сәламәт булырга тиеш. Умарта кортларын яхшылап карарга, тәрбияләргә кирәк, миңа бу эштә бөтен гаиләм ярдәм итә. Быел бал уңышы бик яхшы булды, - дип сөйләде Мансур Фәйзуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа