Питрәч районында -15 градуска кадәр салкын булачак
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген Питрәч районында аязучан болытлы һава көтелә.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан – төнлә секундына 4-9 метр, көндез 6-11 метр тизлек белән исәчәк, урыны белән 15 метрга кадәр көчәячәк.
Көндез -10...-15 градус салкын булачак.
Юлларда бозлавык саклана, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia