Питрәч районында -20 градуска кадәр салкыннар көтелә
Юлларда бозлавык сакланачак
22 гыйнварда Питрәч районында аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән бераз кар явачак, көндез явым-төшем көтелми.
Җил көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш юнәлештә 5-10 м/с тизлек белән булачак. Иртән һава температурасы -14...-19 градус тәшкил итәчәк, ә аязганда -23 градуска кадәр суыту ихтималы бар. Көндез термометр баганалары -10...-20 градус күрсәтәчәк.
Юлларда бозлавык сакланачак, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia