Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында 2025 елда 257 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

Бу федераль һәм төбәк программаларында катнашу нәтиҗәсендә мөмкин булды.

2025 елда Питрәч районы төзелеш өлкәсендә югары үсеш темпларын саклап калды. Файдалануга тапшырылган торак күләме 256 828 квадрат метр тәшкил итте, бу тармакта тотрыклы уңай динамика күрсәтә.

Бу эш районның федераль һәм төбәк программаларында актив катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ел дәвамында дүрт милли проект һәм унтугыз республика программасы акчалары җәлеп ителде. Нәтиҗәдә кайбер мөһим социаль һәм инфраструктура объектларын гамәлгә ашыруга ирешелде.

Шулай итеп, “Гаилә” илкүләм проекты буенча Көек авылында 340 урынлык балалар бакчасы төзелә башлады, ә “Дәвамлы һәм актив тормыш” проекты кысаларында Шихазда авылында яңа заманча фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килде. Питрәч авылында яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты буенча Яшь өйләнешүчеләр паркы төзекләндерелде һәм “Кадрлар” проекты кысаларында Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең җирле бүлеге модернизацияләнде.

Параллель рәвештә инженерлык челтәрләрен һәм юлларны яңарту буенча масштаблы эш алып барылды. 2025 елда районда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын модернизацияләү буенча комплекслы эшләр башкарылды, шулай ук җирле әһәмияттәге 30 километрга якын юлны норматив хәлгә китерделәр. Территорияне комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән бу эшчәнлек агымдагы 2026 елда да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса