Питрәч районында 22 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 13 майда, Питрәч районында температура күтәрелү фаразлана.
Алмашынучан болытлы һава сакланачак. Көннең якты вакытында сизелерлек явым-төшем көтелми.
Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгышта 4-9 м/с җил исәчәк. Көндез ул урыны-урыны белән 12 м/с ка кадәр көчәячәк.
Шактый салкын төннән соң көндезге сәгатьләрдә район буенча һава 20-22 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа