Питрәч районында 25 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертеләчәк
Бу чорда 1-3 класслы куркынычлы пиротехниканы куллану тыела
Яңа ел алды һәм бәйрәм көннәрендә район территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак, ул 2025 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Режим гамәлдә булган вакытта 1-3 класслы куркынычлы пиротехниканы куллану тыела. Монда бенгаль утлары һәм хлопушкалар керми.
Сәнәгать объектларына, транспорт инфраструктурасына (юллардан тыш), ягулык-энергетика комплексына кадәр 500 метрдан да якынрак арада, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күп була торган объектлардан, юллардан, шәхси һәм күпфатирлы йортлардан 50 метрдан да якынрак арада фейерверклар җибәрергә ярамый.
Пиротехник эшләнмәләрдән файдалану өчен махсус урын бирелгән. Бу – Питрәч авылына керү юлындагы вертолет мәйданчыгы.
Яңа ел куркынычсыз булсын!
Шуны онытмагыз, электр гирляндасын эксплуатацияләү әлеге эшләнмәнең техник паспорты буенча башкарылырга тиеш. Гирлянда савытында дәүләт стандарты билгесе һәм янгын куркынычсызлыгы буенча сертификация билгесе булырга тиеш. Өйдә бенгаль утлары яндырырга, шартлый торган хлопушкалар кулланырга, чыршыларда шәмнәр кабызырга, аларны җиңел янып китүче материаллардан уенчыклар белән бизәргә киңәш ителми. Кабызылган электр приборларын караучысыз калдырмагыз.
Моннан тыш, балаларыбызның яңа ел каникуллары. Алар белән яхшылап сөйләшегез, барысын да аңлатыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм олылардан башка мөстәкыйль рәвештә пиротехника эшләнмәләрен куллануның рөхсәт ителмәвен искә төшерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа