Питрәч районында +30 градуска кадәр эссе булачак
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә
Пәнҗешәмбе, 7 августта, Питрәч районы территориясендә һава торышының үзгәреп торуы көтелә. Аязучан болытлы һава торышы булачак.
Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар явачак. Кайбер урыннарда яшен, иртән – томан, ә көндез боз булырга мөмкин.
Төньяк-көнбатыштан җил секундына 5-10 метрга кадәр көчәячәк, яшенле яңгыр вакытында көчле җил секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы +27..+30 градуска кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа