Питрәч районында +33 градуска кадәр эсселек көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 9 июльдә, Питрәч районында эссе, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә.
Алмашынучан болытлы һава сакланачак. Көндез +33 градуска кадәр эсселек булачак.
Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа