Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында 5 зур объект төзү планлаштырыла

Моңа барлыгы якынча 1,5 миллиард тотылачак

Питрәч район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов төзелеш һәм ремонт өлкәсендә иң глобаль планнар турында сөйләде. 

ТӨЗЕЛЕШ

440 млн сум

Көек авылында “Яшьлек” торак комплексы территориясендә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. Җир участогы билгеләнгән, проект-смета документациясе әзер, экспертиза үтелгән.

547 млн сум

Царевода 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Җир бар, бүгенге көндә проект эшләре алып барыла. Мәктәпкәчә учреждениеләр төзелеше бу елда башланырга һәм тәмамланырга тиеш.

314 млн сум

Көек авылындагы “Алгоритм” лицееның хәзерге бинасына, 600дән 800гә кадәр өстәмә урынга исәпләнгән, янкорма төзеләчәк.


Арышхаздада блок-модуль кибет барлыкка киләчәк, Кибәк Илендә фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк, Званкада парк төзелеше дәвам ителәчәк.


ЮЛЛАР

70 млн сум

Районда, узган еллардагы кебек үк, җирле билгеләнештәге урам юл челтәрен төзүнең өч программасы гамәлгә ашырылачак. Төп фаразланган эшләр арасында Питрәч авылының Комсомольская урамындагы тротуарны, район үзәгендәге футбол манежына кадәр юлны төзекләндерү. Ленино-Кокушкино һәм Питрәч авылларындагы зиратларга керү һәм парковка урыннарын төзекләндерү карала.


ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

51 млн сум

“Безнең ишегалды” республика программасы буенча 14 күп фатирлы йорт территориясе төзекләндереләчәк, барысы да Питрәч авылында түбәндәге урамнарда урнашкан:

  • Мелиораторов, 11а, 12, 13, 22 нче йортлар;
  • Молодежная урамы, 21, 22, 23, 34 нче йортлар;
  • 65 лет Победы, 13, 15 нче йортлар;
  • Казанская, 8А, 10А, 10Б йортлар;
  • Советская урамы, 27 нче йорт.

Юлларга асфальт салу, яктырткычлар урнаштыру, кече архитектура формалары – эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылачак.


КАПИТАЛЬ РЕМОНТ

169 млн сум

Питрәчнең беренче мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланачак. Уку процессы өчен кирәкле технологик җиһазлар сатып алачаклар, шул исәптән парталар һәм урындыклар яңартылачак. Террорчылыкка каршы юнәлеш кысаларында койма төзеләчәк, мәктәп яны территориясен төзекләндерәчәкләр, төп бина янында урнашкан корпуста ремонт үткәрәчәкләр.

61 млн сум

Районның өч авылында түбәндәге адреслар буенча 10 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак:

  • Кощакта 50 лет Победы урамында, 1, 2 нче йортлар; Центральная урамында 32 нче йорт.
  • Питрәчтә Вишневая урамында 5 нче йорт; Мишанин урамында 11 нче йорт; Перчков урамында 1, 3 һәм 5 нче йортлар.
  • Ленино-Кокушкинода Центральная урамында 5 нче йорт; Гагарин урамында 9 нчы йорт.

Һәр йортның планлаштырылган эшләр исемлеге бар. Аларга түбәләрне, фасадны, канализация, су белән тәэмин итү, эчке инженерлык электр белән тәэмин итү системаларын ремонтлау керә.


ЯКТЫРТУ

Түбәндәге торак пунктларда 2,9 млн сумга урамнарда яктырткычлар урнаштыру һәм торгызу көтелә: Камыш, Көек, Керәшен Сәрдәсе, Олан Иле, Званка.


СУ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ

Салкын чишмә авылындагы су башнясыннан Ленино-Кокушкино авылы ягына, шул исәптән урамнар буйлап суүткәргеч үткәрү буенча төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак. Проект буенча эшләр күп, шуңа күрә бу эш агымдагы елда гына тәмамланмаячак, ә 2025 елда да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса