Питрәч районында +8 градуска кадәр җылытачак, көчле җил көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 9 апрельдә, Питрәч районында болытлы, дымлы һәм салкынча һава торышы сакланачак.
Яңгыр, урыны белән юеш кар булыр дип фаразлана. Көньяк һәм көньяк-көнбатыш җиленең тизлеге секундына 8-13 метрдан 20 метрга кадәр, ә урыны белән секундына 23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Иртән бозлавык булуы ихтимал.
Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе – бик көчле, 20,8-24,4 метр тизлектәгесе давыллы җил дип атала.
Салкынча төннән соң тәүлекнең якты вакытында районда һава 5-8 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа