Питрәч районында Африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы буенча куркынычсызлык чаралары күрелә
Хайван яки кошлар үлеме булса, шунда ук ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Аучылык хуҗалыгында кабаннар үлеме юклыгын тикшерү. Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Вячеслав Кузнецов (сулда) һәм Питрәч районының баш ветеринария табибы Сергей Егоров (уңда).
Яз – кошлар һәм кабаннарның миграция вакыты, димәк, куркыныч авырулар таралу куркынычы арта. Питрәч районында бу куркыныч очракларга каршы ничек көрәшүләре турында районның баш ветеринария табибы Сергей Егоров сөйләде.
Инфекция таралмасын өчен, районның ветеринария хезмәте, биологик ресурслар комитеты белән берлектә, үлгән кабаннарны һәм кошларны ачыклау өчен, урман массивларын даими йөреп чыга.
– Быел без 30дан артык кабан аттык, – ди Сергей Анатольевич. – Патматериалны Казандагы Республика ветеринария лабораториясенә җибәрдек. Бүгенге көндә Питрәч районында һәм бөтен Татарстан Республикасында АЧС буенча хәл имин.
Әмма күрше Киров өлкәсе бу проблема белән очрашты инде. АЧС вирусы торак пунктларга ешрак кыргый хайваннар яки пешмәгән азык аша эләгә. Вирус 70 градус температурада нейтральләшә. Әмма кешеләр кайчак мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан яки рестораннардан азык калдыклары алалар һәм алар белән дуңгызларын пешермичә ашаталар. Кибетләрдә срогы чыккан продукцияне чүп-чарга ташларга мөмкиннәр, аннан аны сукбай этләр ташый һәм шулай ук авыру таратучы булырга мөмкиннәр. Узган ел Питрәч авылы кибетләренең берсендә зарарланган продукция табылды. Ул җыеп алып юк ителде.
– АЧС кеше өчен куркыныч түгел, әмма кешеләр вирус тарата ала, – дип ачыклык кертте Сергей Анатольевич. – Кош гриппы, киресенчә, үзгәрергә һәм кеше өчен куркыныч булырга мөмкин. Приморье краенда аны тюленьнәрдә һәм мөгезле эре терлектә таптылар инде.
2022 елда Шәледән ерак түгел “Радуга” аучылык хуҗалыгында үлгән кабан табыла. Анализ АЧС вирусы булуын күрсәтә. Оператив рәвештә карантин кертелә. Карантин вакытында 160 кабанны аталар. Аларны урында яндыралар яки үләт базына ташлыйлар. Үләксәләрне махсус чокырларда утын һәм покрышкалар белән ягалар. 2023 елга кадәр карантин чараларыннан килгән зыян дәүләт тарафыннан компенсацияләнде. Хәзер түләүләр терлек хуҗаларының ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәвенә бәйле: санитария рөхсәте, дезинфекция барьеры, койма булу.
– Әгәр барлык кагыйдәләр үтәлсә – зур компанияләр аларны тиешенчә үти – компенсация 100 процент тәшкил итә. Өлешчә хокук бозулар булса, гадәттә, зур булмаган предприятиеләрдә – түләүләр 50 процент. Шәхси секторда бу кагыйдәләр үтәлми диярлек, шулай булгач, түләүләргә өмет юк дияргә була, – дип аңлатты Сергей Анатольевич.
Кош гриппын күбесенчә күчмә кошлар тарата. Узган ел Питрәч районында кошларны куркыту чаралары кулланылган, ату тавышлары һәм кыргый кошлар тавышын яңгыратканнар. Проблема шунда, кошлар моңа ияләшә һәм сигналга игътибар итми башлый икән.
– 2022 елда Лениногорскида грипп таралу сәбәпле, 300 мең баш кош яндырдылар, – ди ветеринария табибы. – Башкортстанда 2023 елда шулай ук эре кошчылык фабрикасы зыян күрде. 2017 елда мин үзем Лаеш кошчылык фабрикасында кош гриппы таралуга каршы көрәштә катнашкан идем, ул вакытта 450 мең тавык юк ителде.
Нәрсә эшләргә?
АЧС һәм кош гриппы белән көрәш хакимият, ветеринария хезмәте һәм халыкның тиешенчә эш йөртүен таләп итә. Бары тик уртак тырышлык белән генә әлеге куркыныч авыруларның таралуын булдырмаска һәм районның иминлеген саклап калырга мөмкин. Хайван яки кошлар үлеме булса, шунда ук ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Бары тик шулай гына инфекция таралуны булдырмый калырга мөмкин.
Питрәч районы ветеринария хезмәте телефоннары: 312-56, 312-54.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа