Питрәч районында Александр Бланк утарын реставрацияләү башлана
Фәнни-проект документациясе килештерелгән.
Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында Александр Бланкның тарихи утарын реставрацияләү башлана, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты. Утарның фәнни-проект документациясе килештерелгән.
«Бу реставрация генә түгел, ә тарихыбызның мөһим битен яңарту. Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы, эшләр тәмамланганнан соң, үткәнгә сакчыл караш һәм заманча техник карарлар ярдәмендә тагын да үзенә җәлеп итәчәк», – дип билгеләп үтте комитет рәисе Иван Гущин.
Проект кысаларында интерьерның тарихи элементларын торгызу, таяныч конструкцияләрне ныгыту һәм гидроизоляция проблемаларын хәл итү планлаштырыла.
Зур күләмле эшләр төп утар йортына һәм флигельгә кагылачак. Бу объектлар 1987 елда археологик эзләнүләр һәм шаһитлар дәлилләре нигезендә торгызылган. Флигельдә иң катлаулы эшләр башкарылачак: фундаментны көчәйтүдән алып агач стеналарны, түшәмәләрне һәм тарихи мичләрне тулысынча торгызуга кадәр.
Тарихи комплекс Владимир Ульянов-Ленин балачак елларын һәм беренче сөрген чорын үткәргән урын буларак билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа