Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында алкоголь белән агулануның иң зур күрсәткече теркәлгән

Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Назилә Хуҗиәхмәтова хәбәр итте.

Ел башыннан татарстанлылар 477 тапкыр алкоголь белән агуланган. Чагыштыру өчен - узган ел шул ук чорда шундый 500 очрак теркәлгән.

Быел агулану очраклары республиканың 43 муниципаль берәмлегендә теркәлгән, шуларның 14ендә күрсәткеч республика буенча уртача күрсәткечтән югары.

Республиканың уртача күрсәткече ни өчен билгеләнә? Әйтик, республиканың Питрәч районы һәм Казан шәһәре халкы бер-берсе белән чагыштыргысыз. Шуңа күрә Питрәчтә агулануның җиде очрагын һәм Казандагы җиде очракны чагыштыру дөрес түгел. Шуңа күрә әлеге күрсәткечне 100 мең кешедән чыгып исәплиләр. Республика буенча бу күрсәткеч 12,2 очрак тәшкил итә – бу шактый зур сан», - дип аңлатты Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Назилә Хуҗиәхмәтова.

Республика буенча иң югары күрсәткеч Питрәч районында, анда 12 кеше агуланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса