Питрәч районында алкоголь сату күләме арткан
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматы буенча
2023 елда Татарстанның 43 районында алкоголь сату күләме арту күзәтелгән.
Алкоголь продукция сатуның иң зур үсеше Лаеш – 15%, Югары Ослан – 14%, Питрәч – 12%, Биектау – 11%, Яңа Чишмә – 10% районнарында теркәлгән.
Апас һәм Арча районнарында алкоголь сату күләме 4 һәм 2 процентка кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа