Питрәч районында алты урам Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөртә
Алар нинди батырлыклар кылган?
Мишанин урамы (Питрәч, Аркатау)
Тимофей Андреевич Мишанин (1890-1941 еллар) зур булмаган Аркатау авылында туа. Сугыш башланганда Кызыл Армиянең иң титуллы хәрби башлыкларыннан берсе. Ул механикалаштырылган частьләр булдыру инициаторларының һәм махсус бронетанк подразделениеләренең беренче командирларының берсе була.
Генерал-майор сугышның беренче көннәрендә танк дивизиясе белән командалык итте. Аларга гаять уңайсыз шартларда авыр сугышларга керергә туры килә. 6 нчы армия составында аларның дивизиясе дошманның 48 нче моторлаштырылган корпусы ударын кире кагуда катнаша. Аларны фронтның төрле участокларына күчереп йөртәләр. Беренче дүрт көндә алар марш белән 500 километр чамасы юл үтәләр, техник сәбәпләр аркасында танкларының яртысын диярлек югалталар. Мишанин үзе һәрвакыт алгы сафта була – үзенең кул астындагыларны атакага күтәрә һәм еш кына танк белән үзе идарә итеп, ударларның юнәлешен күрсәтә.
Сугышның җиденче көнендә Тимофей Мишанин, Ситно районындагы сугышка җитәкчелек итеп пехотаны һөҗүмгә күтәргәндә каты яралана һәм сугыш кырында һәлак була. Үлгәннән соң 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Гаврилов урамы (Яңа Шигали, Питрәч, Әлбәден)
Петр Михайлович Гаврилов (1900-1979 еллар) – майор, Брест крепостенең соңгы сакчысы. 22 июньдә иртәнге 4:15тә фашист артиллериясе Брест крепостена коточкыч ут ача. Ләкин ул немец гаскәрләренең моңарчы күрелмәгән штурмнарына беренче минутларында да, аннан соңгы берничә көндә һәм атналарда да бирешми. Сугышчылар үзләренең һәлак булачагын, әлбәттә, аңлаганнар, әмма соңгы сулышларына кадәр сугышканнар. 45 нче пехота дивизиясенең Көнчыгыш форты немец солдатларын куркыта. Аны җир белән тулысынча тигезләү өчен, авиация бирегә 500 килограммлы бомбалар, хәтта иң зур 1800 килограммлы бомба да ташлаган. Ут астында солдатлар гына түгел, хатын-кызлар һәм балалар да була.
Майор Петр Гаврилов командалыгындагы Форт оборонаның иң әһәмиятле учагына әверелә. Хәтта ялгызы гына калып һәм каты яраланып та, ул каршылык күрсәтә, ахыргача бирешми, ләкин 23 июльдә әсирлеккә эләгә. 1945 елның маена кадәр лагерьларда тотыла, хәрби дәрәҗәсеннән һәм бүләкләреннән мәхрүм ителә. Ләкин 1957 елда аңа данлы исемен кайтаралар һәм Советлар Союзы Герое исемен бирәләр.
Камалиев урамы (Ленино-Кокушкино, Питрәч)
Камалиев Галимҗан Камали улы (1919-1993 еллар) 1941 елның октябреннән сугышта була. 1939 елның көзендә аны армиягә алалар, ул Көньяк чигендә хезмәт итә. Аннары оборона сугышлары, чигенү, Урта Донда, Сталинград янында дошманны тар-мар итү, Краснодар краеннан Кубаньнан куу. 1943 елның көзендә дошман Днепрдан чигенә. 1975 елның 22 февралендә газетабызда “Днепрдагы батырлык” дигән мәкалә басылып чыккан. Анда Галимҗан Камали улы үзе шул еллардагы вакыйгалар турында сөйли.
“Бу таң алдыннан башлана, бомба һәм снарядлардан су коточкыч фонтаннар булып күтәрелә. Сугышчылар җирле халык ярдәме белән саллар ясый һәм аларга утырып елга аша чыга. Шундый салларның берсендә Днепрны өлкән сержант Галимҗан Камалиев җитәкләгән 212 нче полкның миномет расчеты да кичә. Саллар бик нык чайкала. Төрле яклап снарядлар оча. Снаряд сал каршына килеп төшсә, сал өскә күтәрелә дә, сугышчыларны куркытып, янә кире төшә. Яралыларның һәм үлгәннәрнең каныннан кып-кызыл булган салкын су сугышчыларны үтәли чылата. Менә үлем юлының яртысы үтелде, ләкин мәкерле үлем әле алда көткән булып чыга. Уң як яр батырларны көчле пулемет уты белән каршы ала...”.
Днепрны кичкәндә һәм уң як яр плацдармын саклап калуда күрсәткән батырлыгы өчен Галимҗан Камалиев Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Осипов урамы (Олы Бутырка, Питрәч)
Василий Иванович Осипов (1912-1944 еллар) тумышы белән хәзерге вакытта юкка чыккан Неялово авылыннан. 1965 елда чыккан “Вперед” газетасында аның әтиәнисенә язган хатыннан өзек бар. “Соңгы сугышта үземне аямыйча сугыштым, гитлерчыларны юк иттем һәм яраткан абыемның үлеме өчен шулай үч алдым”. Моңа кадәр әти-әнисе аңа абыйсы Афанасийның үлеме турында язганнар. Сугыш елларында Иван Ефимович белән Анисья Сидоровна Осипова өч улларын югалткан. Афанасий 1942 елның апрелендә Тверь өлкәсендә, Петр (кайбер мәгълүматлар буенча Михаил) – 1943 елның ноябрендә, Советлар Союзы Герое Василий – 1944 елның мартында һәлак була.
Ул Днепр өчен сугышта батырлык күрсәтә. 1943 елның 22 сентябрендә алдынгы группа составында Днепрны кичкән һәм аның көнбатыш ярында плацдармны басып алу һәм саклап калу өчен барган сугышларда актив катнаша, немецларның күп санлы контр һөҗүмнәрен кире кага. 1943 елның октябрендә кызылармеец Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 1944 елның 8 мартында Василий Осипов һәлак була – ул Подволочисск районы Супрановка авылында немец снайперы тарафыннан атып үтерелә.
Шакиров урамы (Күн)
Кави Закир улы Шакиров (1926- 1944) Күн авылында туа. Ул гаиләдә беренче бала булган һәм фронтка әтисе белән бергә киткән, соңрак ул хәбәрсез югалган. Әтисенең язмышы турында туганнарына әлегә кадәр берни дә билгеле түгел, әмма аның улы турында истәлекләр сакланган.
Кави Шакиров армиягә унсигез яше тулмаган килеш китә. Ул 20 нче тау-укчы дивизиясендә хезмәт иткән һәм Минск өлкәсенең Солигорск районы Старобин авылын азат иткәндә һәлак була. Ул Прусики авылында җирләнгән була, ә 1975 елдан “Скорбящая мать” мемориаль комплексының туганнар каберлегендә җирләнгән. Стенадагы 300 исем арасында якташыбызның исеме дә уеп язылган.
Узган ел кабергә аның энесе Габделхәйнең улы Илфат Шакиров барган:
– Мемориаль комплекс бик зур, анда скульптуралар, чәчәкләр һәм веноклар. Анда өч меңгә якын исемсез каберлек бар. Минем абыем өйдән 1600 чакрым ераклыкта ята. Әмма анда аның өчен горурлык хисләре тоясың, – дип сөйли ул.
Сафин урамы (Шәле)
Фәйзрахман Әхмәтҗан улы Сафин (1925-2010) Шәле авылыннан, ул 12 яшеннән колхозда көтүче булып эшли, ә 13 яшендә бригадир ярдәмчесе була. 1944 елда аны армиягә алалар. Белоруссия фронтында 5 нче танк дивизиясендә сугышкан.
Сугыштан соң 1950-1956 елларда Шәле мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. 1959 елда аны Вахитов исемендәге колхозга рәис итеп сайлыйлар. Ул җитәкчелек иткән чорда колхоз миллионер колхозга әверелә. Фәйзрахман Әхмәтҗан улы Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Почет билгесе” ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, СССР ВДНХ бронза медале белән бүләкләнгән. 2013 елда якташыбызга хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән мәктәпкә аның исеме бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа