Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында авылара автобус хәрәкәте вакытлыча туктатылды

Автобус кабат юлга район финанс алганнан соң чыгачак

Питрәч – Янсуар, Питрәч – Кәвәл, Питрәч - Шәле маршрутлары буенча автобус вакытлыча йөрмәячәк. Район хакимиятендә билгеләп үтелгәнчә, бу республикадан финанслау булмавы белән бәйле.

 «Татарстан Республикасында 2019 елдан бирле авыл автобус маршрутларын оештыру өчен субсидия бирү каралган. Әлеге ярдәм белән Питрәч районы территориясендә 2019 елдан башлап 3 муниципаль маршрут буенча халыкка транспорт хезмәте күрсәтү оештырылды. Бүгенге көндә субсидия бүлеп бирү мәсьәләсе ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында килештерүдә тора. Шуңа бәйле рәвештә югарыда күрсәтелгән маршрутлар буенча автобус хәрәкәте вакытлыча туктатылды. Министрлык кирәкле финанслауны бүлеп бирүгә, муниципаль маршрутлар буенча автобуслар хәрәкәте яңартылачак", - дип яздылар район хакимиятенең рәсми аккаунтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса