Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында авырлы мошенник хатын-кызны кулга алганнар

Ул җиде кешегә карата мошенниклык гамәле кылган.

Питрәч район суды моңа кадәр дә мошенниклык буенча берничә тапкыр хөкем ителгән йөкле хатынга карата җинаять эшен карады. Ул җиде кешегә карата мошенниклык гамәле кылган. Товар китерү сылтавы белән ул зыян күрүченең зур суммада акчасын урлаган. Ул үзе аша 42 процент ташлама белән зур күләмнәрдә шикәр комы сатып алу мөмкинлеге турында ялган мәгълүмат җиткергән. Зыян күрүче аңа ышана һәм алдан түләү шарты белән гомуми суммасы ярты миллион сумнан артыкка шикәр комы сатып алырга ризалаша. Нәтиҗәдә, хатын-кыз акча үзләштерә һәм аны үзе теләгәнчә кулланган, шуның белән зыян күрүчегә зур күләмдә матди зыян китергән.

Моннан тыш, “Яңа Салмачы” коттедж поселогында яшәүче алты кеше мошенниклыкның яңа төренә юлыккан. Алар зур ташлама белән товар сатып алырга теләгәннәр, акчаны мошенникка күчергәннәр. Ул мессенджер аша зыян күрүчеләргә үзе аша кибеттә 30-50 процент ташлама белән товар сатып алу мөмкинлеге булуы турында ялган мәгълүмат җиткергән. Аңа ышанганнар һәм сатып алырга карар кылган товарлар исемлеген җибәргәннәр. “Сатучы” бирелгән ташламаны исәпкә алып сатып алу суммасын хәбәр иткән, һәм зыян күрүчеләр аңа акча күчергәннәр.

Судта хөкем ителүче барлык җинаятьләр буенча гаебен тулысынча таныган, кылган эшенә үкенгән.

Йөкле булуына карамастан, суд аны гаепле дип таныды һәм биш ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде. Хөкем ителүчене суд залында кулга алганнар, чөнки ул элегрәк баласы ундүрт яшькә җиткәнче кичектерү белән реаль иректән мәхрүм итүгә хөкем ителгән булган.

Мошенниклык гамәлләре арту сәбәпле, район суды гражданнарны уяу булырга, мошенникларның хәйләләренә ышанмаска чакыра. Халык мәкалендә әйтелгәнчә “Саран кеше ике тапкыр түли”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса