Питрәч районында балалар өчен кышкы ял үзәкләре эшләде
Аларны каникул вакытында оештырдылар
Яңа ел каникулларында Питрәч районында мәчетләр базасында балалар программалары оештырылды. Балалар дини мәгърифәт, актив ял һәм иҗади үсеш берләштерелгән чараларда катнаштылар.
Пимәр авылы мәчете

Пимәр авылы мәчете каршындагы кышкы ял үзәгендә 10 яшьтән 14 яшькә кадәрге 15 бала катнашты. Катнашучыларның яртысы каникулларга туганнарына кайткан балалар иде. Алар өчен үзәк белем бирү мәйданчыгына гына түгел, яшьтәшләре белән аралашу урынына да әверелде.

Көн саен 4 сәгать дәвам иткән дәресләрне мәчет имам-хатыйбы Илһам хәзрәт һәм тәҗрибәле остаз Флера алып барды. Программа мәчет шартларында ислам нигезләре дәресләрен саф һавада актив ял итү, таудан шуу һәм күңелле эстафеталар белән берләштерде.
Район үзәк мәчете

Районның үзәк мәчетендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды, программада этика, ислам нигезләре, Коръән дәресләре, викториналар һәм конкурслар бар иде. Актив катнашучыларны бүләкләү алдыннан балалар Алла турында шигырьләр укыдылар.
Яңа Шигали авылы мәчете
30га якын бала каникулларын Яңа Шигали авылы мәчетендә үткәрде, анда Коръән өйрәнү һәм әхлакый әңгәмәләр актив чаралар белән үрелеп барды. Балалар квестларда, кышкы походларда катнаштылар, квадроциклда һәм тимераякта шудылар, спорт залында акробатика һәм паркур белән шөгыльләнделәр, балта остаханәсендә эшләделәр.
Аеруча игътибар актуаль темаларга бирелде: Интернетта куркынычсызлык, деструктив бергәлекләрнең йогынтысын профилактикалау. Кичәләр тарихи һәм танып белү фильмнарын карап узды.
Яңа Шигалидә рухи-әхлакый үсеш үзәге
Яңа Шигали авылында рухи-әхлакый үсеш үзәге базасында 5-15 яшьлек 16 актив бала өчен кышкы спорт җыеннары узды. Катнашучылар өч яшь төркеменә бүленгән иде, аларның һәрберсенең аерым әйдәманнары булды.

Бер атна дәвамында балалар өч тапкыр хәләл туклану каралган үзәктә булдылао. Программага көндәлек спорт күнегүләре, актив уеннар, квестлар, мастер-класслар, кино, логик уеннар, балта осталыгы буенча күнекмәләр һәм әхлакый тәрбия дәресләре кертелгән иде.
Балалар белән эшләүнең традицион һәм яңа форматлары
Районда үсеп килүче буын белән эшләү каникул сменалары белән генә чикләнми. Шәле авылында ай саен үткәрелә торган «Мәчеттә төн» акциясе традициягә әверелде инде.

Биредә үзенә бертөрле атмосфера хөкем сөрде: гыйбадәт кылу кичәсе һәм рухи-агарту фильмнары карау практик күнекмәләргә өйрәнү белән беррәттән балалар өлкәннәр күзәтүе астында үзләренә иртәнге аш әзерләргә өйрәнделәр. Ә дөньяга карашларын киңәйтү өчен алар Казанга экскурсиягә бардылар, анда борынгы автомобильләр ретро-музеенда булдылар һәм шәһәрнең тарихи үзәге буйлап йөрделәр.
Кышкы программаларга йомгак ясау
Шулай итеп, кышкы каникул чорында Питрәч районы мәчетләре һәм дини үзәкләрендә 90нан артык бала һәм яшүсмер җәлеп ителде: Пимәр һәм Питрәч – 15әр бала, Яңа Шигали – 50гә якын бала, Шәле – 14 бала.
Һәр программа актив катнашучыларны бүләкләү һәм чәй эчү белән тәмамланды, балаларда якты истәлекләр, яңа белемнәр һәм җылы аралашу хисләре калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia