Питрәч районында балык белән законсыз сәүдә итү ачыкланды
Хокук бозучыларга карата беркетмә төзелде
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Нерест» операциясе кысаларында Питрәч районы территориясендә балык сату урыннары буенча рейд чарасы үткәрделәр.
Рейд барышында елга балыгын сату фактлары теркәлгән. Хокук бозучыларга карата «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм аңлату әңгәмәләре үткәрелде.
25 апрельдән республикада комплекслы профилактик операциясе башланды. Татарстан өчен тыелган сроклар 5 июньгә кадәр билгеләнгән. Бу чорда республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгы тыела, тулысынча чикләү кертелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа