Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында балык тоту буенча чемпионат узачак

Ярышларга Татарстан һәм Идел буе округыннан иң көчле балыкчыларның килүе көтелә.

25 декабрьдә Аркатау авылының Иинка елгасында Питрәч районының мормышкага балык тоту буенча чираттагы ачык чемпионаты узачак. 

Ярышларга 16 яшькә җиткән теләгән һәркем кабул ителә. Бу яшькә кадәрге балалар әти-әнисе белән яки аларның язма рөхсәте белән катнаша ала.

Җиңүче һәм призерлар ике тур нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. 

Ярышлар сәгать 6да башлана. 15.30 сәгатьтә җиңүчеләрне бүләкләү һәм турнирны ябу булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше