Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында барлыгы биш ноктада маскировка челтәрләре үрәләр

Аларда, нигездә, пенсия яшендәге кешеләр эшли.

“Серебряные волонтеры” төркеме совет офицерлары берлеге белән берлектә маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре ясыйлар, халыктан гуманитар ярдәм җыялар. Алар хәрбиләргә 2022 елның мартыннан ярдәм итә башладылар һәм бу эшчәнлектә башлап йөрүчеләрнең берсе булдылар.

“Совет офицерлары берлеге” халыкара иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлекчәсе рәисе Николай Соловьев сүзләренчә, бу вакыт эчендә алар бергәләп егерме мең квадрат метрдан артык маскировка челтәрләре ясаганнар.

– Без челтәрләрне “кикимора” үрү ысулы белән ясыйбыз. Ул башкалардан үз сыйфаты белән аерыла. Һәрбер тасма, челтәргә бәйләнгән, яфракка охшаган. Ул бик җиңел һәм һәр җил искәннән селкенә, шуның белән максималь табигый рәвештә коралны һәм шәхси составны чит ил квадракоптерларыннан саклый. Мондый сыйфатка без үзебез сынау һәм хаталар аша килдек, – дип сөйләде Николай Соловьев.

Хәзер активистлар Россиядә беренчеләрдән булып чикләнмәгән акцияне башлап җибәрделәр – килгән һәр хәрби хезмәткәргә маскировка челтәре бүләк итәләр. 200дән артык үрелгән ятьмә таратырга өлгердек инде. Николай Соловьев сүзләренчә, хәзер әлеге акциягә республиканың башка районнары да кушыла. Волонтерлык эшчәнлеге үзәгендә нигездә пенсия яшендәге кешеләр эшли. Валентина Петкина беренчеләрдән булып ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллинаның чакыруына җавап биргән, ул волонтерлык эшчәнлегенә кешеләрне җыя.

– Бу эш безне берләштереп кенә калмый, ә рухландыра да. Кайвакыт хәрбиләр үзләре безгә маскировка челтәрләре алырга киләләр, үз тарихларын сөйлиләр, ярдәм өчен рәхмәт әйтәләр. Без һәрбер челтәрне изге теләкләр белән үрәбез. Әгәр дә ул бер генә кеше гомерен саклап калса да, бу безнең өчен бик мөһим, – дип сөйләде Валентина Петкина.

Зинаида Никитина күптән түгел генә пенсиягә чыккан һәм шунда ук активистлар сафларына кергән.

– Без монда ял көннәреннән кала һәр көнне эшлибез. Әйе, кайвакыт куллар арый, без зарядка ясыйбыз. Мин һәрчак нәрсәдер эшләргә күнеккән инде, һәм туган илем шундый хәлдә булганда, мин читтә кала алмыйм, – дип уртаклашты ул.

Районда барлыгы биш ноктада маскировка челтәрләре үрәләр.

Питрәч авылының спорт мәктәбендә, Колай мәдәният йортында, Ленино-Кокушкино Яшьләр үзәгендә, Пановкада. Волонтерлык үзәгендә шулай ук гуманитар ярдәм, медикаментлар, җылы киемнәр, оекбашлар, ыштаннар, бушлатлар кабул ителә. “Тәмле” оешмасы сугышчыларга татлы бүләк – чәк-чәкләр тапшырган. Мәктәп укучылары һәм укытучылары да читтә калмыйлар посылкалар җыялар, солдатларга хатлар язалар. Запастагы офицерлар окоп шәмнәре ясыйлар.

15 октябрьдә алар чираттагы гуманитар ярдәм җибәргәннәр. Күпчелек әйберләр махсус хәрби операция зонасына конвой аша тапшырыла. Бу эштә Кукмара районы, Десантчылар берлеге, чик сакчылары Хәрби кардәшлеге һәм диңгез пехотасы актив ярдәм итә.


ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇️

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса