Питрәч районында бер елда 93 янгын теркәлгән
Аларның төп сәбәбе – электр приборларын һәм мичләрне эксплуатацияләү һәм монтажлау кагыйдәләрен бозу
Декабрь җитү белән кышкы салкын көннәр башланды. Киләсе ял көннәрендә һәм алдагы атнада көчле салкыннар көтелә, бу янгын куркынычын арттыра.
Питрәч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Роман Пушков гади, әмма мөһим кагыйдәләрне искә төшерде.
– Җылыткыч приборлар һәм җиһазлар – электр җылыткычлары, мичләр кулланганда уяу һәм сак булыгыз.
– Кечкенә балалар һәм картлар янында җылыткыч приборларны кабызып калдырмагыз.
– Электр хуҗалыгын һәм җылыткыч приборларны тикшереп торыгыз, аларны төзек булмаган хәлдә файдалануга юл куймагыз.
– Ут белән эш иткәндә сак булыгыз.
– Балаларыгыз белән даими рәвештә янгын чыгу куркынычы, янгын чыккан очракта ничек эш итү турында, ут белән шаярырга һәм шырпы белән уйнарга ярамаганлыгын аңлатыгыз. Кечкенә балаларны һәм йөрмәүче кешеләрне өйдә үзләрен генә калдырмагыз.
ЦИФРЛАР
Районда бер елда 93 янгын теркәлгән, дүрт кеше җәрәхәтләнгән, тагын дүрт кеше һәлак булган. Янгыннарның төп сәбәбе – электр приборларын һәм мичләрне эксплуатацияләү һәм монтажлау кагыйдәләрен бозу
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia