Питрәч районында болытлы һава торышы һәм бераз явым-төшем көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Пәнҗешәмбе, 4 декабрьдә, Питрәч районында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз явым-төшем – җепшек кар һәм яңгыр ява. Төнлә һәм иртән томан булу ихтимал.
Җил төнлә секундына 3-8 метр, көндез секундына 6-11 метр тизлек белән көнбатыштан исәчәк.
Һава температурасы төнлә -3..+1 градус, көндез 0..+3 градус була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia