Питрәч районында болытлы һава торышы һәм буран фаразлана
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген Питрәч районында болытлы һава көтелә. Тәүлек дәвамында кар явачак, иртән һәм көндез буран булуы ихтимал.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәячәк. Термометр баганалары -1 дән -6 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк.
Юлларда бозлавык саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia