Питрәч районында борынгы чиркәү янында табыну качы урнаштырылды
Бу авыл кешеләре һәм башка битараф булмаган кешеләр акчасына башкарылды
Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегендә юл кырыенда 1744 елда төзелгән иң борынгы кирпеч чиркәү тора. Быел анда төзекләндерү эшләре башланган: электр уты үткәргәннәр, җирен оформить иткәннәр, бинаның нигезен ныгытканнар, фәнни тикшеренү эшләре үткәргәннәр. Реставрация проекты әзерләнә. Чиркәү янында авыл кешеләре һәм башка битараф булмаган кешеләр акчасына өч метр биеклектәге табыну качы урнаштырылган.
– Кач һәрвакыт зур символ булган, безнең райондагы бик күп җимерелгән гыйбадәтханәләрне торгызу кирәклеген искәртә. Без аларның азрак булуын телибез, – дип билгеләп үтә иеромонах Вячеслав Шапоров. – Элек монда зур авыл булган, мәктәп эшләгән, алпавытлар яшәгән, һөнәрчелек остаханәләре үсеш алган, – диде ул.
Бүгенге көндә чиркәү янәшәсендә бушлык, анда беркем дә яшәми. Авыл Рус Сәрдәсе дип аталган, ул 1970 елларда ук яшәүдән туктаган. Ләкин гыйбадәтханәгә Көлкәмәр авылы, Керәшен Сәрдәсе авылы халкы килә. Сирәк булса да келәүләр уза.
Чиркәүне реставрацияләп кенә калмыйлар, ә алкоголь, наркотикларга бәйлелектән интегүче хатын-кызларны реабилитацияләү үзәген оештыру да планлаштырыла, бу дин, Аллага ышану аша аларга нормаль тормышка кайтырга ярдәм итү өчен кирәк. Мондый үзәк Рус Казысы авылында уңышлы эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа