Питрәч районында борынгы чиркәүләрне торгызу буенча эшләр башкарылачак
Алар Рус Сәрдәсе, Селәнгеш, Елагино һәм Югары Дәүләтъяр авылларында урнашкан.
Президент грантлары Фонды тарафыннан хупланган «Небо? – Свод!» проекты кысаларында консервация узачак дүрт чиркәү буенча пресс-тур оештырдылар. Алар Рус Сәрдәсе, Селәнгеш, Елагино һәм Югары Дәүләтъяр авылларында урнашкан.
«МОНДА КЕЛӘҮ ИТӘРГӘ МӨМКИН БУЛАЧАК»
Финанслау якынча өч миллион сум тәшкил итә. Акча төзелеш материаллары, инструментлар һәм башка кирәк-яраклар сатып алуга тотылачак. Шулай ук туган якны өйрәнү белгечләрен, архитекторларны да җәлеп итәчәкләр. Битараф булмаган җирле халыкка, шулай ук беткән авылларда туып-үскән кешеләр ярдәменә дә өметләнәләр. Чиркәүләрдә литургияләр – йөз елга якын вакыт эчендә беренче келәү итүләр булачак.
Республика чиркәүләрен торгызу белән «Куда ведут ручьи?» хәрәкәтендә катнашучылар шөгыльләнә. Волонтерлар командасында төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле һөнәр ияләре бар.
– Без трапеза, алтарь өлешләренең түбәләрен яба алырлык материаллар өчен акча алдык, – ди хәрәкәт җитәкчесе Владислав Ларкин. – Нәкъ менә түбәләрен ябып, без бу чиркәүләрне саклап кала алачакбыз. Югыйсә 5, 10, 15 елдан соң кирпеч җимерелеп бетәчәк һәм эш катлауланачак. Шуңа күрә безнең бурыч – якын арада бердәмләшү һәм мирасыбызны саклап калу өстендә эшләү, – дип сөйләде Владислав.
Пенсионер Павел Цыганов тумышы белән Керәшен Сәрдәсе авылыннан. Ул якында урнашкан зиратка барганда еш кына ташландык чиркәү янында туктала. Аның балачак хатирәләре бу җир белән бәйле.
– Без кечкенә чакта чиркәү эшләми иде инде. Ул чакта колхоз аны ашлама саклау өчен файдаланган. Без, балалар, монда якын килергә курка идек. Олыгая төшкәч, аның яныннан узганда бинаның шундый хәлдә булуына борчыла башладык. Аны торгызырга теләүләрен беләбез. Алга таба китеш бармы-юкмы икәнен карарга килдек. Киләчәк буын өчен борчылабыз. Халык каршы түгел, киресенчә, без хуплыйбыз гына. Чиркәү кешедә иң яхшы сыйфатлар тәрбияли бит. Монда якыннарың, хәрби операциядә булган егетләр өчен дә теләк итәргә мөмкин булачак. Чакырсалар, килермен, булышырмын. Башкалар да читтә калмас дип уйлыйм, – диде Павел Николаевич.
ИҢ МӨҺИМЕ – ҖИМЕРЕЛҮНЕ ТУКТАТУ
Архитектор-реставратор Анастасия Воронина сөйләгәнчә, объектларда, нигездә, консервация – җимерелүне туктату һәм һәйкәлнең хәзерге торышын саклау күздә тотыла. Аның фикеренчә, борынгы барлык корылмаларга диярлек ныклык хас.
– Элек барысы да тыгыз, яхшы эшләнгән. Хронологияне карасаң, кирпеч салуның ничек үзгәргәнен, гасырлар саен аның юкара баруын күрәсең, – ди ул.
Медиа-кунаклар өчен объектлар буенча экскурсия үткәрделәр, алар бинаның фасадын карап чыга, эчкә керә, күргәннәрен фотога һәм видеога төшерә, кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Казанның кызыклы урыннары турында сөйләүче блогер Марина Фунтикованы турга чакыргач, ул шунда ук ризалашкан. Кызы Марусяны да үзе белән алып килгән.
– Чиркәүләр бик матур, аларның ташландык булуы кызганыч. Татарстанның ташландык урыннарында шундый мәһабәт корылмалар торуын аңлыйсың. Мине хәзергесен күрүем һәм аннан соң ничек булачагын күрә алачагым сөендерә, – ди Марина.
Моннан тыш, ул чиркәүләрне консервацияләү эшләренә кушылырга, волонтерларга ярдәм итү өчен бер генә көнгә булса да бирегә килергә планлаштыра.
Проект инде гамәлгә ашырыла. Чиркәүләрдә чистарту эшләре үткәрделәр. Югары Дәүләтъярда алтарь түбәсенең каркасын монтажлаганнар, гөмбәзләрне чистартканнар, вакытлы тәрәзәләр урнаштырганнар. Рус Сәрдәсендә вакытлы тәрәзәләр куйганнар, кирпеч корылманы торгызу эшләре башланган, монда настоятель бар инде, келәүләр уза. Селәнгештә кайчылыклар куйганнар һәм трапеза өлешенең өстен каплаганнар, якын арада ондулин җәячәкләр һәм алтарь түбәсен монтажлау башланачак. Елагинода вакытлыча тәрәзәләрнең бер өлешен, трапеза белән төп өлеш арасындагы бүлемне монтажлаганнар, алтарьны япканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа