Питрәч районында бүген явым-төшемсез болытлы һава көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итте.
Питрәч районында бүген аязучан болытлы көн була, явым-төшем көтелми.
Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә, көндез урыны белән аның тизлеге 12 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы 0.. +6 градус тәшкил итсә, көндез һава +12...+16 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia