Питрәч районында бүген кар, буран һәм бозлавык булачак
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча
Питрәч районында бүген урыны белән кар явуы көтелә. Буран чыгуы ихтимал.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә, көндез урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һава температурасы -8.. -13 градус, көндез -3.. -8 градус салкын булачак.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia