Питрәч районында бүлмә ишекләре ясый торган заманча җитештерү объекты эшли башлады
Бүгенге көндә монда 10 кеше эшли.
«Шигали» сәнәгать паркында бүлмә ишекләре ясый торган заманча җитештерү объекты эшли башлады.

Яңа базаның тантаналы ачылышында район башлыгы Рәис Сөләйманов катнашты. Яңа җитештерү мәйданчыгы җитәкчесе Рөстәм Закиров Иске Шигали авылындагы бу сәнәгать паркын сайлаулары очраклы гына түгел дип аңлатты:
– Безне, иң элек, логистиканың яхшы оештырылуы һәм мондагы бәяләрнең бик кулай булуы җәлеп итте. Өстәвенә, бу бина безнең барлык технологик таләпләргә тулысынча туры килә. Монда эшләү һәм үсү өчен зур мөмкинлекләр барлыгын күрдек, – диде ул.

«Гектор Двери» ширкәте үз эшен әзер бүлмә ишекләре сатудан башлаган булган. Сатып алучылардан сорау арткач һәм клиентларга сыйфатлырак продукция тәкъдим итү теләге тугач, җитәкчелек мөһим карар кабул итә – ишекләрне үзләре җитештерә башлыйлар. Мондый базалар хәзер республикада берничә.
Бүгенге көндә монда 10 кеше эшли. Предприятие айга бер меңгә якын ишек ясап чыгара. Ләкин моның белән генә чикләнергә уйламыйлар.
– Якын перспективада без җитештерү күләмен айга 3000 ишеккә кадәр арттырырга планлаштырабыз. Моның өчен, әлбәттә, эшчеләр санын да арттырырга туры киләчәк. Без өстәмә эш урыннары булдырачакбыз, – дип сөйләде Рөстәм Закиров.
– Бу безнең район кешеләренә үзләре яшәгән җирдә эш табу өчен яхшы мөмкинлек булачак, – дип искәртте район башлыгы Рәис Сөләйманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia