Питрәч районында буран, кар һәм бозлавык көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
16 февральдә Питрәч районында юеш кар, буран һәм җилнең секундына 18 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Температура төнлә -9°-4°С (аязганда -13°С ка кадәр), көндез -4 + 1°С ка кадәр булачак. Юлларда кар көртләре, бозлавык саклана.
Явым-төшем аркасында түбәләрдән боз һәм кар төшү куркынычы арта. Сак булыгыз, биналар яныннан узганда түбә асларын әйләнеп узыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia