Питрәч районында быел 16 күпфатирлы йорт ремонтлана
Питрәч, Кощак, Ленино-Кокушкино, Колай, Пановка авылларында
Биналар җылытыла, түбәләр яңартыла, электр, салкын су белән тәэмин итү һәм канализация системасы тәртипкә китерелә.
Башка йортлар белән беррәттән, тагын бер йортны төзекләндерделәр, анда яшәүчеләр сүзләренә караганда, ул йорт якынча илле ел элек төзелгән икән инде. Бу - Кощак авылында Центральная урамындагы утызынчы йорт. Анда объектны махсус комиссия тикшерде. Катнашучылар бөтен җитешсезлекләрне язып алдылар, аларны ай ахырына кадәр рәтләп бетерәчәкләр.
Әлегә подъезд козыреклары юк, түбәгә зонтлар урнаштырылмаган. Әмма боларның барысы да ике атна эчендә башкарылачак, - дип тынычландырды районның торак-коммуналь хуҗалык департаменты башлыгы Данис Таҗиев.
Яңартылган йортны ерактан ук күрергә мөмкин. Ул ике төсле металлосайдинг белән тышланган, шуның аркасында бина заманча матур төс алган. Ләкин яшәүчеләр өчен тышкы матурлык мөһим түгел, андагы уңайлык мөһимрәк.
Без монда 27 ел яшибез, йортка тагын да күбрәк. Мин мәктәптә укыганда ук бар иде инде ул, - дип сөйләде пенсионер Татьяна Михалева. - Ремонттан соң барысы да күпкә яхшырды. Иң мөһиме - йортны җылыттылар, элек салкын иде, хәзер йортта җылырак. Подъездга ишек куелды, коридордагы тәрәзә иске, агач иде, аны алыштырдылар. Ләкин аны ясап бетермәгәннәр, тәрәзә төпләре юк. Барысын да җиренә җиткереп эшләп бетерсәләр яхшы булыр иде. Шул чакта без дә канәгать калачакбыз, - дип билгеләп үтте ул.
Йортта планлаштырылган эшләр, районның тагын унөч йортындагы кебек, 90 процентка башкарылган. Шул ук Кощак авылында 6 нчы һәм 8 нче йортта ремонт тулысынча төгәлләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа