Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында чаңгы һәм тимераякта кайда шуып була

Редакция корреспонденты районда узачак кышкы күңел ачулары турында мәгълүмат туплады

Питрәч наратлыгында кыш буе чаңгы базасы эшләячәк, анда иртәнге уннан кичке тугызга кадәр чаңгы җиһазларын прокатка алу мөмкинлеге бар. 12.00-13.00 һәм 17.00- 18.00 сәгатьтә – техник тәнәфес.

– Безнең эш һава торышына бәйле, чаңгы базасын ачу өчен җитәрлек кар яуганын көттек. Бу сыйфатлы трасса ясау өчен кирәк. Барлык инвентарь - чаңгы, ботинкалар - яхшы хәлдә һәм кулланышка әзер, - дип аңлатты яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Дмитрий Булыгин.

База территориясендә ике чаңгы трассасы бар. Аларның берсе - 1,5 километрлысы фонарь белән яктыртылган. Ераграк дистанциядә йөрергә яратучылар өчен өч чакрымлык юл бар. Сабантуй үткәрелә торган мәйданчыкта боз шугалагы ясала.

– Ул инде тәмамлану стадиясендә. Аны идеаль дәрәҗәгә җиткерү өчен тагын дүрт янгын сүндерү машинасы су салырга кирәк. Боз катламының мәйданы 30га 20 метр тәшкил итәчәк. Кичке вакытта музыка астында шуып булачак. Иң мөһиме тимераякларыгызны онытмагыз, быел бездә аларны прокатка алу каралмаган, - дип сөйләде Дмитрий Юрьевич.

Ачык мәйданчык кыш ахырына кадәр эшләячәк, аны кардан чистартып, тәртипкә китереп торачаклар. Ленино-Кокушкинода Яшьләр үзәге янында боз шугалагы ясалды инде. Анда балалар хоккей белән шөгыльләнәчәк. Теләге булганнар үз тимераяклары белән килә алачак. Шулай ук бу авылда Сабантуй мәйданчыгында яктыртылган чаңгы трассасы да бар.

– Бездә матур парк бар, кышын халык саф һавада йөрсен өчен, без аны гел кардан чистартабыз. Яшьләр үзәге янында чыршы ачу планлаштырыла, - дип өстәде авыл җирлеге башлыгы Азат Сәйфетдинов.

Ачык шугалаклар шулай ук Шәле, Чыты, Пановка авылларында ясала. Царевода һәм Көектә мәктәп яны хоккей тартмалары урнаштырыла. Кичке вакытта территория яктыртылачак. Шигали авыл җирлеге башлыгы Венер Сәлимов сүзләренчә, “Царево вилладж” торак комплексында урман посадкасы янында җирле халык өчен чаңгы трассасы ясарга планлаштырыла.

- Идарәче компания үзе маршрут ясаячак һәм юл ачачак. Тик трасса яктыртылмаячак, - дип аңлатты ул.

Бу торак комплексында 18 декабрьдә экокомплекс төзелешен тәмамлау уңаеннан бәйрәм чарасы узачак. Муса Җәлил урамындагы балалар бакчасы янындагы мәйданда саф һавада күмәк уеннар, хаски-парк, этләр җигелгән чанада шуу, Кыш бабай белән фотосессия оештырылачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса