Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында челтәрләрне модернизацияләячәкләр

Бу хакта администрация матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Фото: vk.com

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы кысаларында быел район челтәрләрен модернизацияләүгә 143 млн сум акча бүлеп бирелгән. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында узачак һәм төп торак пунктларга кагылачак.

Питрәчтә суүткәргеч челтәрләренә, башняларга һәм су агызу юлларына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Кощакта су агызу челтәрләре реконструкцияләнәчәк, Гильдеевода һәм Беренче майда су башнялары алыштырылачак.

Ленино-Кокушкинода канализация-насос станциясен ремонтлаячаклар һәм Камалеев урамында суүткәргечне алыштыруны дәвам итәчәкләр. Богородск авыл җирлегенең Көек авылында су белән тәэмин итүче яңа челтәрләр төзеләчәк.

Барлык эшләр июнь башында башланырга тиеш. Инфраструктураны яңарту аварияләр санын киметергә һәм район халкын тотрыклы су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса