Питрәч районында чүп-чар проблемасы бу атна дәвамында хәл ителәчәк
Ел башыннан районда чүп-чар чыгару кискен проблема булып кала бирә.
Чүп-чар чыгару проблемасы инде хәл ителгән кебек иде. Башта һәркем нәрсә булган, ни өчен контейнер мәйданчыкларында чүп-чар өемнәре барлыкка килгән, нишләп аларны алып китмиләр икән, дип аптырашта калды. Ачыкланганча, элеккеге подрядчы белән килешү өзелгән, ә яңасы бурычын үти алмаган. Хезмәт күрсәтүче оешманы алыштыру турында карарны республиканың көнбатыш зонасында каты көнкүреш калдыклары белән шөгыльләнүче “Торак-комму наль хуҗалык предприятиесе” идарәче компаниясенең региональ операторы кабул иткән. Яңа подрядчы проблеманы чишәргә вәгъдә бирде. Шактый вакыт үтте, ләкин күпчелек контейнер мәйданчыклары һаман чүп-чардан арынмый. Подрядчының хәзер безнең районга яңа субподрядчы билгеләве мәгълүм.
– Яңа субподрядчы эшкә кереште, агымдагы атна дәвамында графикка җайлашачак һәм проблема хәл ителәчәк. Оешманың тиешле техникасы бар: көн саен дүрт чүп-чар җыю машинасы эшләячәк, ә берсе көндез дә, төнлә дә чүп-чар чыгарачак, - дип сөйләде “Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе” идарәче компаниясенең сервис бүлеге башлыгы Максим Малюженко.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа