Питрәч районында этләр чиплау үткәрелә
Ул ни өчен кирәк һәм аны ничек эшләргә?
.jpg)
Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»
2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү кертелде. Димәк, һәр хайванны цифрлы исәпкә куялар һәм хуҗасына беркетәләр. Чиплау ни өчен кирәк һәм аны ничек эшләргә? Питрәч дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Сергей Егоров һәм ветеринария табибы Рамил Камалетдинов шул турыда сөйләде.
Этләрне мәҗбүри теркәү – кирәкле эш, ул күп илләрдә гамәлгә ашырыла. Карар гади эт хуҗаларына, белгечләргә, приютларга һәм шәхси волонтерларга кагыла. Дәүләт хайваннарны идентификацияләү инициаторы булып тора, ул чиплау һәм алар турында мәгълүматны “Хорриот” системасында урнаштыруны үз эченә ала. Шуңа күрә әлеге процедура дәүләткә үз алдында торган бурычларны хәл итүдә ярдәм итәр дип көтелә.
– Чиплау хайваннарны исәпкә алуны һәм аларны контрольдә тотуны яхшыртачак, – дип ышандыра Сергей Егоров. – Йортсыз этләр азрак булачак. Гадәттә этләр хуҗаларының җавапсызлыгы аркасында йортсыз калалар, йә алар этне кечкенә чагында яратып алалар, аннары аны карау, тәрбияләү туйдыра, яисә зур эт күп вакыт һәм ресурслар таләп итә башлый. Аларны урамга куып чыгаралар. Этнең чибы булганда – без сканер белән номерны ачыклыйбыз, һәм “Хорриот” системасы бу хайван турында барлык мәгълүматны – яшен, токымын, җенесен, төсен, хуҗасының фамилиясен, яшәү урынын, прививкалар датасын һәм хайванга прививка ясалган препаратны, канны тикшерү мәгълүматларын күрсәтәчәк. Без хуҗадан хайванны алуын таләп итә яки аңа күзәтчелек органнары аша йогынты ясый алабыз.
Сүз уңаеннан, урам этләрен инде берничә ел чиплыйлар – колактагы бирка нәкъ менә чипны үз эченә ала да инде. Шулай булгач, барлык хайваннар да исәптә булачак.
– Иң мөһиме, хайваннарны идентификацияләү һәм исәпкә алу системасы эпизоотик инфекцияләр белән бәйле хәлне яхшыртачак, – дип сүзен дәвам итте баш ветеринария табибы. – Районда этләрнең күпме булуын, аларның күпмесенә вакцина ясалуын һәм нинди авырулардан саклануын, йогышлы авыруларның таралу куркынычы барлыгын фаразлауны, районга бүлеп бирелә торган бушлай вакциналар санын планлаштыруда ярдәм итәчәк. Хайваннардан кешеләргә күчә торган котыру авыруы аеруча куркыныч тудыра, һәм бу авыруны дәвалау ысуллары юк. Шулай булгач, этләрне, ә киләчәктә мәчеләрне дә вакциналаштырып, без хайваннарны яклап кына калмыйбыз, кешеләрнең авыруларын да кисәтәбез.
Этләр өчен чиплаштыру һәм исәпкә куюның уңай яклары күп. Бу хайванның ваемсыз хуҗасы теләге буенча йортсыз калмаячагына, аның вакцинация узачагына һәм авырулардан сакланачагына гарантия.
– Барлык микрочиплар да сертификацияләнгән, – дип сөйли ветеринария табибы Рамил Камалетдинов. – Аларны куллануга каршы күрсәтмәләр юк. Чип капсуласы хайваннар өчен зыянсыз материалдан эшләнгән һәм аның тукымалары белән биологик туры килә, шуңа күрә эткә авырту, уңайсызлык һәм инфекция, ялкынсыну яки кире кагу куркынычы тудырмый. Дөге бөртеге зурлыгындагы чип шприц белән кертелә.
Хәтта үлгәннән соң да (хәер, хайваннарга бу инде мөһим түгелдер) эт кайдадыр урман полосасына ташланмаячак, ә закон буенча үләт базында күмелергә яки махсуслаштырылган оешма тарафыннан яндырылырга тиеш.
Хуҗалар өчен дә чиплауның уңай яклары бик күп. Әгәр дә сез этегезне югалтсагыз, аны табу күпкә җиңелрәк булачак, Чехов Каштанкасыныкы кебек маҗаралар булмаячак. Дәүләт ветеринария хезмәтендә этне тапкан һәркем аның хуҗасын һәм яшәү урынын билгели алачак. Этнең кемнеке булуы турында да бәхәсләр булмаячак.
Чиплау үткәрү белән дә зур мәшәкатьләр көтелми. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе яшәү урыннарына чыгуны оештырган, алар янына хайваннарны алып кына килергә кирәк. Сезгә хәтта мәгълүматларны реестрга кертергә дә туры килмәячәк – участок ветеринары барысын да үзе эшләячәк. Моның өчен аңа тиешле документлар – паспорт, ИНН һәм этнең ветеринария паспортын (булган очракта) бирергә кирәк.
– Чип һәм чиплау хезмәте түләүле, әмма бу зур сумма түгел, – дип аңлатты Сергей Егоров. – Хуҗалар хәзер закон буенча үз этләрен чиплаштырырга һәм исәпкә куярга тиеш. Кайберәүләр бу процедурага тискәре карый, кемдер процедурадан, кемдер хәтта хәбәрнамәгә кул куюдан да баш тарта. Болай эшләү мәгънәсез, Россельхознадзорның законны үтәтү өчен вәкаләтләре җитәрлек. Бу баш тартулар аркасында ветеринария хезмәтенә берничә тапкыр сезнең янга барырга, язга әзерләнү кысаларында хайваннарга планлы хезмәт күрсәтү өчен файдаланылган ресурсларны һәм вакытны сарыф итәргә туры киләчәк.
Хайванны сатканда ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм “Хорриот” системасындагы мәгълүматларны үзгәртергә кирәк. 3 айдан олырак булган барлык этләрне сатып алган көннән алып 30 календарь көн эчендә теркәргә кирәк. Шулай ук эт үлгән очракта хуҗа закон буенча эш итәргә тиеш була – хайванны үләт базында күмү өчен авыл советына мөрәҗәгать итәргә, бу белешмә белән раслана, йә биологик калдыкларны утильләштерү оешмасында яндырырга, бу да документлар белән рәсмиләштерелергә тиеш.
Ветеринария хезмәте өчен чиплаштыру – зур эш, ләкин күп мәсьәләләрне хәл итүнең җитди коралы да.
– Безнең районда 2500 баш эт бар, аларның барысын да идентификацияләү өчен бер ел вакыт бирелгән, әмма без язга кадәр эшне тәмамларга тырышабыз, чөнки планлы язгы чаралар да җитәрлек. Февральдән лейкоз, бруцеллезга анализ ясау өчен терлекләрдән кан ала, себер түләмәсенә каршы вакцинация ясый башлыйбыз. Шуңа күрә безнең бурыч калган ике атна эчендә чиплауны тәмамлау, – дип аңлатты Сергей Егоров.
Шәхси хуҗалыкларда этләрне чиплау процессы туктамаячак. 1 сентябрьдән хезмәт этләрен мәҗбүри идентификацияләү башлана – ведомстводан тыш сакта, полициядә, ФСИНда. 2027 елга кадәр барлык йорт хайваннарын – мәчеләрне, әрлән, сасы көзән, попугайларны – хәтта бал кортларына кадәр идентификацияләү үткәрелергә тиеш. Бал кортларын төркемле ысул белән идентификациялиләр – бирка умартага эленә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia