Питрәч районында фашист концлагерьларының элеккеге тоткыннары янында булдылар
Алар өчен 11 апрель – истәлек көне
Бүген, Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көнендә, район җитәкчелеге вәкилләре Көек авылында яшәүче Мария Чепелкина һәм Василий Литвинов белән очраштылар. Ветераннар янына район башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Дәүләтханов, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльвира Фәйзрахманова, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, Богородск авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Булыгин килде. Кунаклар аларга батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек теләделәр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
Мария Петровнага 84 яшь, тумышы белән ул Смоленск өлкәсеннән. Концлагерь заманнарыннан бернәрсә дә хәтерләми, бик кечкенә була, әнисе сөйләгәннәрдән чыгып кына белә.
– Аларны окоп казырга мәҗбүр иттеләр. Әни мине үз янәшәсенә сала, ә мин тын гына еламыйча ята идем, - ди ул.
Аның мәрхүм ире дә концлагерь аша узган. Аның вафатыннан соң ике ел чамасы элек Мария Петровна безнең районга күчеп килгән, улы белән яши. Туган якларын сагынса да, «Татарстанда миңа ошый», ди. Ул питрәчлеләрнең игътибары һәм кайгыртуы өчен рәхмәтле. Аның иң кыйммәтле истәлекләре арасында – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре.
Ә Литвиновлар Питрәч районына Әлмәттән күчеп килгәннәр. Василий Трофимовичка – 89 яшь, ул хатыны Валентина Владимировна белән яши. Сөйләвенчә, аңа эштән санаторийга юллама тәкъдим иткәннәр, әмма хатыны иреннән башка барырга теләми.
- Аңа да юллама алып буламы?, – дип кызыксынды ул.
Шулай ук гаилә подъездта резина келәм куярга сорый – чөнки кышын анда тайгак. Хакимият вәкилләре бу мәсьәләләрне хәл итәчәкбез дип ышандырды.
Районда элеккеге өч концлагерь тоткыны яши: Мария Чепелкина һәм Василий Литвинов, шулай ук Званка авылыннан Исмаил Габидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа