Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында «Гаилә атнасы» башлана

Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлана

1 июльдән 8 июльгә кадәр Питрәч районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» узачак.

Бәйрәм чаралары бөтен республиканы колачлый – барлыгы 600дән артык вакыйга планлаштырылган. Питрәч районында тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшыру, юбиляр гаиләләрне хөрмәтләү, бәйрәмчә никахлашу һәм «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшыру булачак.

Акция Татарстанда гаилә, ана һәм бала институтына ярдәм итүгә, традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга һәм буыннар дәвамлылыгына аерым игътибар бирелүен ассызыклый. Чаралар күп балалы һәм күп буынлы гаиләләргә, шулай ук һөнәри династияләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса