Питрәч районында «Геройлар юллары буйлап» автомотойөреше узды
Акциясдә катнашучылар үз тәэсирләре белән уртаклашты
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»
Районда традиция буенча Җиңү көне алдыннан «Геройлар юллары буйлап» автомотойөреш узды. Җыелганнар һәлак булган сугышчылар, кече Ватан һәйкәлләренә һәм Советлар Союзы Геройлары Галимҗан Камалиев, Василий Осипов, Петр Гаврилов бюстларына юл тоттылар.
Сергей Павлов
– Башта бу акцияне үткәрү идеясе ДОСААФныкы иде, аның кысаларында башта машиналарда гына йөрделәр. Аннары мотоциклистларны да чакырырга булдык. Без транспортларга флаглар беркетәбез, аларны бәйрәмчә бизибез. Авылларны әйләнеп чыкканда, кешеләр мотоциклистларга зур кызыксыну белән караганнары, безне көткәннәре хәтердә калган. Чөнки ул вакытта бу яңа юнәлеш иде, районда хәзерге кебек мотоциклда йөрүчеләр күп түгел иде.
Минем өчен бу чара, беренче чиратта, районның Советлар Союзының геройларына гына түгел, ә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысына да хөрмәт. Шәхсән мин, мәсәлән, үз бабаларымны искә алам. Һәм безнең һәрберебезнең гаиләсендә шундый кешесе бар. Һичшиксез, монда патриотик тәрбия төп роль уйный.
Мин акциядә катнашып кына калмыйм, ә оештыру эше белән дә шөгыльләнәм. Мотоциклистларга бурычларны, маршрутны аңлатам, без якынча 40 километр юл үтәбез. Куркынычсызлык максатларында барлык документларның тәртиптә булуын, ә иң мөһиме – «А» категорияле машина йөртү таныклыгының булуын тикшерәм.
Акциядә төрле яшьтәге мотоциклистлар катнаша, нигездә, бу Питрәч, Колай авыллары халкы, казанлылар да кушыла. Мин дә алар белән бергә «Урал» руле артына утырам. Узган елларда катнашучылар күбрәк иде, хәзер алар азрак, чөнки юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләре катгыйланды. Нәкъ менә шуның аркасында без күбесен мотойөрешкә кабул итә алмыйбыз, әмма теләүчеләр күп.
Миннур Шәмсетдинов
– Ике елдан артык мин хәрби машина эзләдем: йә кыйммәт, йә барып алырга ерак яисә техника заманча стильдә, ә мин аны үземчә тәртипкә китерергә теләдем. Ниһаять, узган елның ноябрендә Казанда кирәкле ГАЗ-69 машинасын таптым. Шунда ук ремонт белән шөгыльләнә башладык: фараларны, стабилизаторны, утыргычларны, чыбыкларны, бензин насосын алыштыру, буяу. Бу эштә миңа дустым Артур Утяганов ярдәм итте. Чыгымнар, әлбәттә, булды, ләкин аларны санамадым, чөнки мин моның белән янып яшим. Машинаны беренче тапкыр нәкъ менә «Геройлар юллары буйлап» акциясе кысаларында тәкъдим иттем. Оештыручыларның берсе Сергей Павлов әйтүенчә, мондый техниканың акциядә әле катнашканы булмаган. Мин моны тарих өчен, киләчәктә хәтерне саклау өчен эшлим.
Хәрби машина сатып алу – минем күптәнге хыялым. Җәен аңа Бөек Ватан сугышы белән бәйле экспонатлар салынган зур тартманы төяп, авыллар, мәктәпләр буйлап йөрергә ниятлим. Бу ачык һавада тәгәрмәчле музей булачак. Минем балаларга барысын да якыннан карарга, тоярга, кагылып, сынап карарга, фотога төшәргә мөмкинлек бирәсем килә. Әгәр алар шат булсалар, мин бәхетле, чөнки бу минем аша илебезнең Бөек тарихы тапшырыла дигән сүз.
Максим Опарин
– Мин Царевода Герой Галимҗан Камалиев исемен йөртүче күп профильле «Прогресс» лицеенда укыйм. Аның Советлар Союзының күренекле Герое булуын беләм. Аның биографиясенең миңа иң нык тәэсир иткән өлешләренең берсе – фашизмга каршы көрәштә батырлык һәм фидакарьлек күрсәтүе. Әгәр дә минем бу геройны күрү мөмкинлегем булса, мин аңа батырлыгы өчен рәхмәт әйтер идем һәм аннан мондый гамәлләрне башкарырга кайдан көч һәм кыюлык алганы турында сорар идем.
Мин узган ел «Геройлар юллары буйлап» автойөрешенә «Форпост» командасы әгъзасы буларак кушылдым, оештыручыларга чараны үткәрүдә, иминлекне тәэмин итүдә һәм гомуми тәртипне саклауда ярдәм иттем. Акция үзенең гаҗәеп бердәмлек һәм геройлар турында хәтер атмосферасы белән истә калды. Мин мирасыбыз өчен горурлык хисе тойдым. Бу юлы да автойөрештә катнаштым. Барысы белән бергә геройларны искә алу һәм тынычлык урнаштыру идеяләрен хуплау өчен бу юлны үттем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia