Питрәч районында һава +20 градуска кадәр җылыначак
Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Питрәч районында +20 градуска кадәр җылыта, алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми.
Юнәлешен төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка үзгәртүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк, көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга җитәчәк. Көн азагында һәм кичен яшенле яңгыр булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа