Питрәч районында яңа прокурор билгеләнде
Районда 2022 елдан прокурор булып эшләгән Фәнис Шәйхаттаров Яр Чаллы прокуроры итеп билгеләнде.
Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Питрәч районы прокуроры вазыйфасына 1 класслы юрист Ананьев Никита Витальевич билгеләнде.
Никита Витальевич 1991 елда Бөек Устюг шәһәрендә туган. 2013 елда О.Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының юридик факультетын «Юриспруденция» белгечлегенә тәмамлый.
Прокуратура органнарындагы карьерасын ул 2014 елда Вологда өлкәсе прокуроры ярдәмчесе сыйфатында башлый. 11 ел хезмәт итү дәверендә прокурор ярдәмчесеннән шәһәр прокуроры урынбасарына кадәр юл үтә.
Питрәч районының элеккеге прокуроры Фәнис Шәйхаттаров Яр Чаллы прокуроры вазыйфасына күчерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа