Питрәч районында яңа туристик маршрут әзерләнә
Экспертлар районның төрле почмакларында булып кайттылар.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Питрәчтә “Бриф на реальность” дип аталган креатив сессия узды. Чараның игътибар үзәгендә район территориясе, аның үзенчәлекләре, тарихы һәм туристик потенциалы иде. Сессиянең төп темасы да шулардан гыйбарәт булды.
Очрашу мәдәният сарае фойесында оештырылды. Катнашучыларга авыллар турындагы кызыклы тарихи фактлар язылган өстәл карточкалары тәкъдим ителде. Алар арасында: Бланклар гаиләсе утары һәм Владимир Ленин сөргендә булган урын – Ленино-Кокушкино; Федор Шаляпинның әтисе писарь булып эшләгән Кощак авылы; Казан интеллигенциясенең җәйге ял итү урыны, профессорларның иске утарлары сакланган Шигали авылы; суфый шагыйрь Мәүлә Колыйның туган ягы – Чыты; Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган җире – Әлбәден авылы. Бу — бай мирасыбызның бер өлеше генә.
– Районыбыз табигать, дини һәм мәдәни мохит күзлегеннән бик кызыклы, – дип билгеләп үтте район башлыгы Рәис Сөләйманов үзенең сәламләү сүзендә. – Биредә гаҗәеп матур күлләр, Шәле авылында борынгы мәчет, Аркатауда тарихи чиркәү урнашкан. Казанга якын булуыбыз районыбызны уңайлы һәм кызыклы юнәлешкә әйләндерә. Минем өчен иң мөһиме – җирле халыкның иминлеге, шуңа күрә туризмны үстерүне креатив индустрияләр, кече һәм урта бизнес өчен яңа мөмкинлек дип карыйбыз.
Проект командасы әле формалашу стадиясендә. Аның составына якташларыбыз, музей хезмәткәрләре һәм башка белгечләр керәчәк. Алда зур һәм системалы эш тора. Районны комплекслы үстерү өчен аны туристик участокларга бүлү планлаштырыла.
– Хәзерге вакытта район шартлы рәвештә алты зонага бүленгән, аларга күп санлы торак пунктлар керә, – дип сөйли Питрәч районы территорияләрен үстерү буенча проект офисы җитәкчесе Айгөл Хикмәтуллина. – Мисал өчен, Ленино-Кокушкино, Черемыш, Аркатау, Надеждино симбиозы. Алар өчен бердәм проектлар тормышка ашырылачак. Бу авыллар бер үк вакытта үсеш алачак һәм бер-берсен тулыландырачак.
Сессия кысаларында питрәчлеләр алдында илнең төрле төбәкләреннән килгән спикерлар чыгыш ясады. Россия туризм индустриясе берлегенең тотрыклы туризмны үстерү комитеты рәисе Вита Саар килер алдыннан интернеттан Питрәч районы турында мәгълүмат эзләгән. Аның фикеренчә, нәкъ туризм турында мәгълүмат бик аз. Район күбрәк Татарстан башкаласы янындагы яшәр өчен уңайлы урын буларак искә алына, шуңа күрә монда шәһәрдә эшләүче кешеләр күченеп урнаша.
– Сезнең районыгызның исеме бик кызыклы – Пестрецы (Питрәч). Бу исем үзе үк бренд булып тора. Мин бу территорияне үстерү белән шөгыльләнсәм, бу атаманы, һичшиксез, кулланыр идем, – дип ассызыклады Вита Саар.
Районда киләчәк маршрутларның нигезе була алырлык нокталар җитәрлек. Биредә ата-бабалар мирасы заманча тормыш белән, ә мәдәният хәтта авыл хуҗалыгы белән үрелеп бара. ТР шәһәрләрне үстерү институты фонды директоры урынбасары Оксана Саргинаны яшь гаиләнең эко-бакчасы аеруча сокландырган. Анда алмагачлар, җиләк-җимеш үстереп, юкка чыккан Скородумовка авылының тарихын саклап калырга омтылалар.
Экспертлар районның төрле почмакларында булып кайттылар. Шәле авылында алар халыкның туган телне, йолаларны һәм милли кухняны ничек саклауларын күрделәр. Керәшен Сәрдәсендә керәшен мәдәнияте музеенда да шул турыда сөйләделәр. Маршрутның тагын бер ноктасы – Питрәч туган якны өйрәнү музее булды, анда кунаклар Питрәч керамикасы белән танышты. Программага шулай ук Ленино-Кокушкино һәм Аркатау да кертелгән иде.
Команда билгеләгән беренче практик мәсьәләләрнең берсе – кунакханәләр һәм отельләр инфраструктурасын үстерү. Бу кунакларның районда берничә көнгә кала алуы өчен кирәк. Мисал өчен, Әлбәдендә Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале уза. Ул ике көн дәвам итә, ләкин әлегә күп санлы кунакларны кундырып калдыру мөмкинлеге чикле. Бу бурычларны хәл итү өчен вакыт җитәрлек. Туризмны үстерү планы ун елга исәпләнгән. Төп проектны 2030 елга – районның 100 еллыгына тормышка ашыру планлаштырыла.
– Без хәзердән үк халкыбызны, республикабызны әзерләргә, Россия дәрәҗәсендә искиткеч кешеләр яши торган шундый уникаль районыбыз барлыгын белдерергә телибез, – дип йомгаклады Айгөл Миннуровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia