Питрәч районында янган мәчетне яңадан төзергә ниятлиләр
Акча җыю игълан ителгән.
Осиново бистәсендә янган мәчетне яңадан торгызып булмый – белгечләр шундый карар чыгарган. Әмма бу 30 елга якын намаз укылган урын, шуңа күрә Питрәч районы имаммөхтәсибе Наил хәзрәт Абелханов, мәчетне төзекләндереп булмаса, димәк, яңасын төзергә кирәк, дигән фикердә. Моның өчен акча җыю игълан ителгән.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
– Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә изге гамәлләр өчен гадәттәгедән күбрәк бүләкли, – дип билгеләп үтә Наил хәзрәт Абелханов. – Шуңа күрә, әйдәгез, бергә җыелыйк, берләшик.
Ул мәчеткә ихтыяҗ булачагына шикләнми. Осиново бистәсендә күп фатирлы йортлар күп бит, кешеләргә гыйбадәт кылу өчен урын кирәк.
Мөхтәсибнең мәчетне яңадан торгызу буенча вәкаләтлесе итеп Гыйльман Гыймранович билгеләнде – ул СВО зонасында һәлак булган подполковник Руслан Шиһабетдиновның әтисе. Ул шунда ук ризалык бирде, чөнки Аллаһы Тәгаләнең бу йорты аңа улы истәлеге буларак кадерле. Руслан монда ислам нигезләрен өйрәнгән. Мәчетнең Гыйльман Гыймрановичка якын булган юнәлеше дә булачак.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
– Ул барлык сугышчыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк, – дип сөйли ул. – Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга гына түгел, аларның әти-әниләренә, туганнарына да ярдәм оештыруны, шулай ук патриотик тәрбия чаралары үткәрүне аның эшенең мөһим өлеше, дип саныйм. Битараф калмагыз, бу игелекле эшкә сезнең ярдәмегез мөһим. Бу мәчет озак еллар дәвамында игелек, яктылык, мәгърифәт чыганагы булсын, – дип йомгаклый Гыйльман Гыймранович.
Әлегә тикшерү бара, территориягә керү тыела. Соңыннан иске бинаны сүтәргә рөхсәт алу һәм янәшәдә яңа бина торгызу планлаштырыла. Киләчәктә төзелеш материаллары, эшче көчләр белән ярдәм кирәк булачак. Бу бер айлык эш түгел, шуңа күрә питрәчлеләрне барлык этапларда да битараф калмаска чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia