Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында янгында һәлак булган өч бала һәм аларның әтисе белән хушлаштылар

Гаиләне «Курган» зиратында җирләделәр

Кичә Питрәч районында «Заречье-2» бакчачылык ширкәтендә янгында һәлак булганнарны җирләделәр.

Фаҗига 11 февраль иртәсендә булды. Нәтиҗәдә, өч бала һәм гаилә башлыгы Рамил Фәләхов янды. Хуҗабикә исә 2 яшьлек баласы белән икенче каттан сикереп исән кала алды. 

Саубуллашу Республика суд-медицина экспертизасы бюросында узды. Гаиләне "Курган" зиратында җирләделәр. Хушлашырга иң якыннары гына килде.

Исән калган Алена Полюбай ире һәм балалары белән хушлаша алмады. Ул әле дә хастаханәдә. Баласы да дәвалануда.
 

Исән калган әнигә һәм аның баласына булышырга теләүчеләр өчен реквизитлар:

Аленаның абыйсының телефон номеры: 8-917-285-62-97 (Павел Александрович)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса