Питрәч районында яңгыр һәм боз явуы көтелә
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда
Сишәмбе, 5 августта, Питрәч районында урыны белән яңгыр һәм боз явуы көтелә. Явым-төшем көндез булачак.
Бу көнне җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан көтелә. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, әмма урыны-урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Яшен вакытында ул секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Шул ук вакытта республикада көндез температура +25...+27 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа