Питрәч районында яшәүче кредит буенча бурычы өчен машинасыннан мәхрүм калган
Бурычның гомуми суммасы 1,22 млн сумнан артып киткән.
Питрәч район суды бурычлыга карата банкның кредит килешүе буенча бурычны түләтү турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде. Ир-ат банктан 7 елга автомобиль залогына 1,27 млн сумнан артык акча алган, ләкин бурычын түләмәгән.
Бурычның гомуми суммасы 1,22 млн сумнан артып киткән. Суд бурычны һәм залогка салынган транспорт чарасына түләтергә карар чыгарды.
Автомобиль аукционда сатылачак. Карар, җавап бирүче килмәү сәбәпле, читтән торып кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia