Питрәч районында яшәүче Петр Товкалев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Аның тормышы – ныклык, хезмәт сөючәнлек, гаиләгә һәм гаилә традицияләренә тугрылык тарихы
Петр һәм Любовь Товкалевлар 53 ел бергә.
Петр Павлович 1950 елда Кәвәл авылында туган. Малайга нибары 4 яшь булганда, әтисе Павел Семенович вафат була. Биш бала әниләре Фекла Семеновна тәрбиясендә кала.
– Бөек Ватан сугышында катнашучы балалары буларак, безне балалар йортына алып китәргә теләгәннәр, әмма әни, әлбәттә, баш тарткан. Барыбызны да берүзе үстерде, – дип искә ала юбиляр.
Бала чагы авыр була: колхозга тиенгә көл җыялар, сыер карыйлар, уфалла арбасы белән үлән, утын ташыйлар. Ләкин нәкъ менә шул еллар Петр Павловичны төп нәрсәгә – хезмәтнең кадерен белергә һәм беркайчан да бирешмәскә өйрәтә.
Матди кыенлыкларга карамастан, Петр авыл хуҗалыгы институтына укырга керә.
– Әни башта җибәрергә теләмәде, ләкин мин олимпиадаларда катнаша идем, имтиханнарны да яхшы тапшырдым, һәм ул ризалыгын бирде, – дип сөйләде ул.
Институтта ул яратып укый, башта абыйсында яши, соңгы елларда тулай торакта тора. Укыган вакытта ул үз язмышын – Любовь Алексеевнаны очрата. Ул да тумышы белән Кәвәлдән, Казанда сәүдә белгечлеге буенча укый, туган якларына кайтканда еш очрашалар һәм берберсен үз итәләр. Институтның соңгы курсында өйләнешәләр.
Укуын тәмамлагач, яшь белгечне Чытыга эшкә җибәрәләр, анда Петр Товкалев хезмәт карьерасын “Ленин байрагы” колхозында баш инженер булып башлый.
– Теоретик белемнәрем бар иде, практика буенча беренче укытучым бригадир Вәлиуллин Миңнулла Вәлиулла улы булды. Мин бу кешегә бүген дә бик рәхмәтле.
Чытыда 5 ел яшиләр, шунда ике уллары – Геннадий һәм Вячеслав туа. Соңыннан Питрәчтә төпләнәләр, анда инде кызлары Светлана дөньяга килә. Питрәчтә Петр Товкалев “Татарский” совхозына автомеханик һәм газ хуҗалыгы өчен җаваплы булып урнаша. 1986 елда “Сельэнерго”га килә, анда участок башлыгы һәм баш инженер булып 2010 елда пенсиягә чыкканчы эшли.
Любовь һәм Петр Товкалевлар уллары Геннадий, Вячеслав һәм кызлары Светлана белән.
– Колхозларда электр җиһазлары тузган һәм еш кына сафтан чыга иде. Электриклар да, ремонт материаллары да аз. Безнең “Сельэнерго”да УПТК – сәнәгать-техник комплектация идарәсе бар иде – без ремонт материалы белән тәэмин ителгән идек.
Советлар Союзы таркалу белән барысы да үзгәрде. Колхозлар һәм совхозлар таркалды, заказлар азайды. – 90 нчы еллар бик авыр булды, әмма без таркалмадык – керамзит блоклар ясадык, электр аппаратуралары ремонтладык, фермаларга җылыту плитәләре ясадык, – дип искә ала Петр Павлович.
– Без хатыным белән берберебезгә беркайчан да тавыш күтәрмәдек, әрләшсәк тә аерылышуга барып җитмәдек, һәм бу, минемчә, тормышта иң зур казаныш! – дип горурланып сөйли Петр Павлович.
Любовь Алексеевна да үз сүзен әйтте:
– Ул намуслы, хезмәт сөючән һәм бик кайгыртучан. Һәрвакыт туганнарга да, күршеләргә дә ярдәм итәргә генә тора. Йортыбыз һәрвакыт тәртиптә: электр, газ, яшелчә бакчасы – барысы да аның контроле астында.
Аларның гаилә бәхете рецепты гади: бер-берсен тыңлый белү (“Без бәхәсләшмибез, барысы да күптән хәл ителгән”), үпкәләшкәннән соң тиз татулашу (“15 минуттан соң без инде көләбез”), уртак хезмәт (“Бер минут та эшсез утырмыйбыз”).
Петр Павлович белән Любовь Алексеевна өч бала үстерәләр: Геннадий – хәзер Питрәч районының финанс-бюджет палатасы рәисе, Вячеслав – Казанда риелтор, Светлана – менеджер.
– Барысы да югары белемле, кайсылары икешәр институт тәмамлады, – дип горурланып билгеләп үтте юбиляр.
Гаиләдә инде 6 онык, 4 оныкчык бар. Олы оныклары инде карьера, гаиләләр корып өлгергән, кечкенәләре әле мәктәптә укый, авылда еш кунак булалар, әби-бабайдан тәҗрибә алалар: бакчада булышалар, бабалары остаханәсендә эшкә өйрәнәләр.
– Хәзер хезмәт тәрбиясе дефицит, безнең яшелчә бакчасы һәм остаханә – аның соңгы бастионы, – дип көлә Петр Павлович.
Балалар да үзләренә тапшырылган ата-баба васыятьләрен саклыйлар: тормышта һәрнәрсәгә хәйлә белән түгел, ә хезмәт белән ирешәләр. Ата-аналар балаларының намус белән яшәвенә шат. Һәм, әлбәттә, зур гаилә аларның өенә бергә җыелганда бик бәхетле, бу вакытта өйдә алма төшәр урын да булмый.
Сүз уңаеннан, алма турында. Крестьян хезмәт сөючәнлеге Товкалевларның зур хуҗалыгына күз салганда ук күренә. 16 сутый җир, бер генә буш урын да юк. Монда яшелчә бакчасы да бар, анда ташкабак һәм бәрәңгедән алып виктория һәм дару үләннәренә кадәр бар нәрсә үсә.
Петр Павлович полиэтилен торбалардан каркаста җыйган теплицаларда кыяр һәм помидор өлгерә. Өй тирәли бакча да бар, анда балалар өчен алма, слива, чия, сырганак җимешләре үсә.
Петр Павлович Товкалевның тормышы – яшь буын өчен чын зирәклек дәреслеге. Ул, әтисез үскән авыл баласы, хөрмәтле белгеч булган, үзгәрешләр чорында гаиләсен саклап калган, лаеклы балалар һәм оныклар тәрбияләгән кеше.
– Иң мөһиме – намус белән яшәү, – ди ул. – Акча килә дә китә, ә яхшы исем һәм нык гаилә гомерлеккә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа