Питрәч районында яшәүчеләр арасында игелекле эшкә кушылучылар арта
Аларның максаты бер – СВОда катнашучыларга ярдәм итү
.jpg)
Кәвәл авылы волонтерлары сугышчылар өчен хуш исле чәйләр һәм маскировка челтәрләре әзерлиләр. Биредә фронттагыларны кайгырту өчен берләшү - бүген инде берничә ел дәвам иткән матур гадәт. Монда волонтерлык хәрәкәтен СВОда катнашучының әнисе Зоя Шипшова җитәкли. Аның улы Владислав беренчеләрдән булып мобилизацияләнде. Зоя Федоровна шул вакыттан ук гади авыл халкының сугышчыларга ничек ярдәм итә алуы турында уйлана башлый. Бүген аның янына ярдәмчел, киң күңелле хатынкызлар командасы тупланган.
Җәен алар болыннарга, урманнарга һәм кырларга чыгып, файдалы үләннәр - мәтрүшкә, бөтнек, иван-чәй җыйган. Аларның барысын да яхшылап киптергәннәр. Хәзер алар янына үз бакчаларында үстерелгән лимонник, мелиса, бөтнек кебек хуш исле үләннәрне дә өстәп, тәмле чәйләр әзерлиләр. Гадәти булмаган ингредиентлар да кулланалар: мәсәлән, киптерелгән кишер, ул чәйгә үзгә бер тәм бирә һәм витаминнар өсти.
Күптән түгел чәйләрне салу өчен махсус пакетиклар сатып алганнар, хәзер хуш исле катнашмаларны шунда тутыралар, бу сугышчыларга кыр шартларында уңайлы булачак.
– Монда искиткеч хуш ис бөркелеп тора, – дип сөйли Зоя Шипшова. – Бу исләр дә егетләрнең күңелен күтәреп җибәрер, дип уйлыйм. Аларга туган җирләре турында искә төшерер, безнең аларны онытмавыбыз, ара ерак булса да, алар белән булуыбыз турында сөйләр.
Ярдәм үләннәр белән генә чикләнми. Авыл хатын-кызлары көн саен маскировка челтәрләре ясарга җыела. Моны бөтен күңелләрен биреп эшлиләр.
– Минем улымның дуслары күп, – дип сөйли СВОда катнашучының әнисе. – Ярдәм җыю игълан иткәндә алар беркайчан да читтә калмыйлар. Һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкатьләре: гаилә, балалар, ипотека, ремонт, төзелеш... Беркемнең дә артык акчасы да, вакыты да юк. Шуңа да карамастан, авылдашлар ярдәм итәргә тырыша. Аларга зур рәхмәт.
.jpg)
Татар Тау Иле волонтерлары. (Сулдан уңга) арткы рәттә: Фәридә Гобәйдуллина, Әнзия Зыятдинова, Минзифа Каширова, Зөмәрә Билданова, Розалина Зыятдинова, Рәсимә Зыятдинова, Тәнзилә Вәлиева. Алгы рәттә: Сания Гарипова, Фәүзия Гайнетдинова.
Кечесеннән олысына кадәр. Татар Тау Иле авылының барлык буын кешеләре безнең солдатларга ярдәм итүгә үз өлешләрен кертү өчен берләштеләр. Алар маскировка челтәре үрә һәм окоп шәмнәре ясыйлар. Пенсионерлар, көндәлек мәшәкатьләрен кичектереп торып, көндез киләләр, ә яшьләр һәм укучылар кичен, эштән яки укудан соң кушылалар.

Җыелу урыны – авыл мәдәният йорты. Бу эш иҗат белән бәйле булмаса да, нәкъ менә аның директоры инициативаны үз кулына ала. Авылдашларының бердәм эшен Минзифа Каширова җайга сала:
– Без 2024 ел башыннан волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнәбез. Кешеләр үзләре дә активлык күрсәтәләр, чын күңелдән ярдәм итәргә омтылалар, – ди ул.

Эш сменалап оештырылган: өлкән буын иртән эшли, ә яшьләр һәм балалар кичке сменаны дәвам итә. Укучыларны мондый практик “дәресләр” аларда патриотизм һәм үзара ярдәмләшү хисе тәрбияләсен өчен җәлеп итәләр.

Ә бу юнәлештә җәмәгать эше район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина волонтерлар төркеме оештырырга тәкъдим иткәннән соң башлана. Күргәнебезчә, халык уңай җавап кайтарган. Маскировка челтәре ясау белән 10нан артык пенсионер мәшгуль.
– Менә, үз сменабызга керештек, кичен балалар башлаган эшне дәвам итәбез, – ди Розалина Зыятдинова. – Монда минеке белән синекенә бүлү юк: кем күпме эшләргә өлгерә. Шунысы мөһим – бергәләп ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Әгәр дә бер кешенең генә гомерен саклап кала алабыз икән, димәк эшебез бик әһәмиятле. СВО безнең авылга да кагылды: егетләребез анда хезмәт итә, алар өчен борчылабыз һәм ярдәм итәргә телибез. Безнең өлеш зур булмаса да, ул кирәк.

Иң өлкән волонтерларның берсе – 79 яшьлек Зөмәрә Билданова. Баштарак аңа челтәр үрү җиңел булмый, ләкин хәзер, куллар ияләшкәч эш җиңелләшкән. Ул егетләргә ярдәм итү мөһим дип ышана:
– Без дә егетләребез өчен дога кылабыз. Бигрәк тә хәзер, көннәр салкынайткач алар өчен күбрәк борчылабыз. Хезмәтләребез һәм догаларыбыз егетләребезне саклап йөртер, дип өметләнәбез.

Авылдагы ир-атлар окоп шәмнәре ясау белән шөгыльләнәләр. Алар кирәкле материалларны китереп торуны тәэмин итүче иганәчеләр тапканнар, моның өчен парафин, картон һәм банкалар кирәк. Эш әле башланды гына, ләкин ул ышанычлы бара.
– Әлегә без күп түгел, барлыгы алты-җиде кеше, әмма әле саныбыз артыр дип уйлыйбыз, – ди Зефир Хәлилов. – Шәм ясарга ныклап өйрәнгәч, мендәр тегү белән шөгыльләнергә уйлыйбыз. Чөнки район волонтерларының аларны әзерләү буенча уңышлы тәҗрибәсе бар, алардан өйрәнәчәкбез.
.jpg)
(Уңнан сулга): Екатерина Блохина, Галина Волкова, Надежда Семенова, Лариса Кириллова, Вера Новикова. Алар белән шулай ук Надежда Ратникова эшли, фотога төшергән көнне ул юк иде.
Күркәм үрнәк тирәякка тиз тарала. Моны Белкино авылында яшәүче хатын-кызлар исбатлый. Районның төрле авылларында маскировка челтәрләре ясау белән шөгыльләнүләрен белгәч, алар да бу эштә катнашырга булган. Һәм хәзер инде берничә ай ирекле рәвештә эшлиләр: көн саен һәм ялларсыз диярлек, эшкә йөргән кебек, иртәнге тугыздан көндезге уникегә кадәр төгәл график белән челтәр ясарга йөриләр.
Җәй уртасыннан көмеш волонтерлар алгы сызыкка 24 челтәр җибәргәннәр инде, тагын сигезе озатырга әзер – бу партияне махсус Белкино егетләренә тапшырырга ниятлиләр. Материаллар җитмәү сәбәпле, берникадә вакыт эшли алмаганнар, челтәрләрне күбрәк тә үргән булыр идек, диләр. Ләкин алар китереп биргәннәрен көтеп утырмый, ә акча җыю турында игълан иткәннәр. Авылдашлары ярдәме белән материаллар сатып алу өчен кирәкле сумма бик тиз җыелган. Әлбәттә, моңа барысы да сөенә. Бу бит, алар игелекле эшне яңарта ала, дигән сүз.
Эшләү өчен аларга мәктәп бинасында элек музей урнашкан кабинетны бүлеп биргәннәр. Укучылар әз, шуңа күрә аларга беркем дә комачауламый. Башта хатын-кызлар бергәләп материалны кисәләр, аннары шулай ук бергәләп челтәр ясарга керешәләр.
– Куллар, әлбәттә, арый, без бит яшь түгел инде. Ләкин түзәрлек, – дип уртаклаша 75 яшьлек Екатерина Блохина. – Минем оныгым СВОда инде дүртенче ел. Мин аның белән бик горурланам, әлбәттә, аның өчен бик борчылам. Ходайдан аңа исәнлек сорыйм. Аның өчен генә түгел, анда булган барлык солдатлар өчен дә.
Хәрби хезмәткәр күптән түгел әбисенә тиздән ялга кайтачагы турында хәбәр иткән. Аның волонтерлык эшчәнлеге турында ул белә һәм хуплый.
– Без чыныккан кешеләр һәм без ярдәм итәргә кирәклеген бик яхшы беләбез, – ди 78 яшьлек Галина Волкова. – Челтәр үрүне элеккеге белән чагыштырып булмый. Ул вакытта һәр бөртекне фронтка җибәргәннәр.
Галина Ивановна, командага волонтерлар кушылса яхшы булыр иде, дигән теләген җиткерде. Хәзер алар җидәү. Әмма кушылырга теләүчеләр әле юк диярлек.
– Чакырабыз, ләкин килмиләр. Ә без җиңүгә кадәр эшләячәкбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia