Питрәч районында язгы кыр эшләре башланды
Аграрийлар беренче эш итеп, күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын өстәмә тукландыруга керештеләр.
Һава шартлары яхшыруга районда язгы-кыр эшләре башланды. Аграрийлар беренче эш итеп, күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын өстәмә тукландыруга керештеләр. Кайбер хуҗалыкларда инде туңга сөрелгән җирләрне тырмалыйлар. “Шәле-Агро” игенчеләре беренчеләрдән булып техникаларын кырларга алып чыкты. Мондагы кырларда уннан артык авыл хуҗалыгы машинасы җәлеп ителгән, 18 апрельдән өч “Туман” агрегаты кырларга ашлама кертә.
– Без инде бишенче көн кырда, – дип сөйләде хуҗалык идарәчесе Илназ Хөсәенов. – Эшне уңышлы тәмамлау өчен бездә барысы да бар: техника, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары һәм механизаторлар, белгечләр. Узган елда яз иртәрәк килде, без 5 апрельдән эшли башладык, быел бераз соңрак чыктык. Иң мөһиме уҗым культураларының яхшы кышлавы сөендерә, сыйфаты бик яхшы. Туфракта дым җитәрлек, бу бик мөһим нәрсә, беренче көннән үк ашлама кертелгән җирләрдә үсемлекләр күзгә күренеп калыкты. Инде 1200 гектарда эш башкарылды, барлыгы 3300 гектар җиргә ашлама кертәсе бар.
Идарәче механизаторларны аерым билгеләп үтте, алар бу көннәрдә иртә таңнан кичкә кадәр кырларда һәм башка участокларда эшлиләр: Фәнис Сафиуллин, Ранис Гибашев, Нияз Сәлахиев, Алексей Карташов, Фәрит Нуриев, Әхмәт Әхмәтшин, Ирек Нуриев, Сергей Кнайнов. Фәнис Сафиуллин 1986 елдан бирле кырда эшли, ул универсал эшче, урып-җыю чорында комбайнчы, калган вакытта механизатор, кирәк булса слесарь да.
– Без кырга чыгуны түземсезлек белән көттек, – диде тәҗрибәле механизатор. – Уҗымнар торышы яхшы, димәк яхшы уңышка өметләнә алабыз. Эшкә иртә таңнан керешәбез, без инде сәгать алтыда кырда. Мин үзем тракторда ашлама ташыйм, берьюлы алтышар капчык, бу алты тонна. “Туман”нар эштән туктап тормасын өчен өлгерергә тырышабыз. Бу участок 46 гектарны били, без андагы эшне бер сәгатьтә тәмамладык. Инде икенче кырга күчәбез, аның мәйданы өч тапкырга зуррак. Безгә зарланырга урын юк, барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр, әйбәт ашаталар, төшке, кичке аш бик яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia